Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлеге инфекция Татарстанга да яный

Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннар да йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте. "Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч...

Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннар да йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте.

"Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч якынлашуы хакында кисәтәсем килә. Аның Татарстанда барлыкка килүе бик мөмкин. Бу биккуркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаш. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә", - диде ул.

Акрынлап, "төенле дерматит" Татарстан Республикасы чикләренә дә якынлаша. Вирус чыганагы Оренбургта ачыкланган инде. Безгә 300-400 чакрым гына калган дигәнсүз. Шуңа да кисәтү чаралары күрү кирәк", - дип санный Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе.

Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.

"Бу безнең өчен нәрсә белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күпкүләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы Республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин", - дигән фикердә Александр Козлов.

Инфекция жэй айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны артачак, э инфекцияны топ таратучылар булып шушы божэклэр санала.

Терлек ташучыларга куела торган иң беренче тәлап: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туарда кертелергә тиеш түгел. Икенчедән,кайтасы малның 1 нче форма ветеринар белешмәсенең булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтергә тиеш.

Әгәрдә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта, тизарада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Тел. ------. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үзурынында аерып калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев