Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үлемсез полк» кабат сафта

Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы техникум янындагы обелиск каршында башланып китте. Фәридә ФИЛАТОВА Биредә утырган ветераннарыбызны барлыйбыз. Килә алганнары да күп түгел. Фәйзи абый, Мөршидә апа, Рәхимҗан абый, Рәис абый, Гарәфи абый... Кызганычка каршы, елдан-ел сафлары кими ветераннарыбыз­ның. Хөрмәтләп калырга өлгерсәк иде үзләрен. Тантаналы чарадан соң, ветераннарыбызны утырт­кан машиналар Олы Әтнә...

Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы техникум янындагы обелиск каршында башланып китте.
Фәридә ФИЛАТОВА
Биредә утырган ветераннарыбызны барлыйбыз. Килә алганнары да күп түгел. Фәйзи абый, Мөршидә апа, Рәхимҗан абый, Рәис абый, Гарәфи абый... Кызганычка каршы, елдан-ел сафлары кими ветераннарыбыз­ның. Хөрмәтләп калырга өлгерсәк иде үзләрен. Тантаналы чарадан соң, ветераннарыбызны утырт­кан машиналар Олы Әтнә үзәге буенча кузгалды. Урамнардан узганда колоннаны каршы алган һәркем бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бирде.
Бәйрәм көнендә үзәк урамнар аша узучы "Үлемсез полк" хәрәкәтен озатып калучылар зур дулкынлану хисләре кичергәндер. Сугышта бул­ган, күбесе кайтмый калган, кайберләре кайтып та озак яши алмаган, исән-сау кайтып, сугыштан соңгы авыр елларда илебезне тернәкләндерүгә зур өлеш керткән, һәм шулай ук бу көннәрне күрми вафат булган әтиләр, бабайлар, абый-энеләр - һәркайсы терелеп, кабаттан сафка тезелде. Безнең күңелләрдә алар әнә шулай гел яшь, көчле, батыр булып сакланыр. «Үлемсез полк»ка узган елгыдан да күбрәк кеше катнашты - укучылар, оешма хезмәткәрләре, кайткан кунаклар, авыл халкы - берсе дә читтә калмады. "Үлемсез полк" хәрәкәтенә кушылучылар белән бераз аралашып та алдык.
- Әби-бабаларыбыз­ның батырлыгы онытылырга тиеш түгел, -диделәр бу хакта үзләренең хис-тойгылары белән уртаклашып Олы Әтнә мәктәбе укучылары.
- Үзләрен рәсемнәрдән генә күреп белсәк тә, аларның һәркайсы безнең өчен бик якын. Бөек Җиңүне якынайтуга керт­кән өлешләре дә һич­шиксез олы бәягә лаек. «Үлемсез полк» - ул хәтернең мәңгелек булуын аңлата. Буыннарны бер-берсе белән бәйли, - әлеге акциягә бик теләп кушылдык, - дип сүзгә кушылды район оешмалары хезмәткәрләре.
Ә менә Олы Әтнәдән Гөлшат Закирова үзе генә дә кулына өч портрет тоткан иде.
- «Үлемсез полк»ка өч портрет белән чык­тым. Берсе әтиемнең әтисе - Габделхак Шиһабет­динов, Сталинград су­гышында һәлак булган. Икенчесе әниемнең әти­се Кәрим Гаффаров, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта, 1968 елда вафат була. Өченчесе иремнең бабасы Каюм Ягъфәров. Үлде дигән хәбәре килсә дә, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Аларның портретларын зур горурлык хисе белән күтәреп барам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев