Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфия Авзалованың 7 иң якын кешесе

Әлфия Авзалованы озатканда аның якыннары җыелды. Intertat.ru электрон газетасы бу фотода кемнең кем икәнен аңлата. 1. Кәрим Габидуллин - мәшһүр Әлфия Авзалованың легендар музыканты һәм киңәшчесе. Тамашачы аны җырчының һәр концертында, һәр чыгышы вакытында күреп торды. Кәрим Габидуллин белән Әлфия Авзалова гаилә дуслары булып яшәгәннәр. 2. Равил, Әлфия Авзалованың кияве,...

Әлфия Авзалованы озатканда аның якыннары җыелды. Intertat.ru электрон газетасы бу фотода кемнең кем икәнен аңлата.

1. Кәрим Габидуллин - мәшһүр Әлфия Авзалованың легендар музыканты һәм киңәшчесе. Тамашачы аны җырчының һәр концертында, һәр чыгышы вакытында күреп торды. Кәрим Габидуллин белән Әлфия Авзалова гаилә дуслары булып яшәгәннәр.


2. Равил, Әлфия Авзалованың кияве, кызы Зөлфиянең ире. Белеме буенча табиб. Америка Кушма Штатларында яши.


3. Кызы Зөлфия. Америка Кушма Штатларында яшәгән. Соңгы ике елны әнисе янында Казанда үткәргән.


4. Оныгы Рената. Зөлфия ханымның кызы. Мәскәүдә яши һәм эшли.


5. Кызы Гүзәл. Казанда яши, лаеклы ялда.


6. Оныгы Иделия. Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече.


7. Оныгы Әскәр, Казанда яши, IT-белгеч.


Әлфия Авзалованың тагын бер оныгы бар - Ләйсән. Ул Зөлфиянең кызы, Америкада яши. Әбисен озатырга кайта алмады. Ләйсәннең 4 баласы бар: олысы Һәвага 14 яшь, ул кичә Казанга кайтты. Ләйсәннең кечкенә баласына яшь ярым.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев