Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус режим кертелде

2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим яңа ел бәйрәмнәре чараларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану...

2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде.

Янгынга каршы махсус режим яңа ел бәйрәмнәре чараларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аеруча да контроль астында тора.
Янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехник эшләнмәләрне куллануга түбәндәге чикләр кертелә (хлопушкалар, бенгальский утлардан тыш): 500 метр читтә - сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары объект­ларыннан. 50 метр ераклыкта - торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күп­ләп йөргән урыннар, автомобиль юлларыннан.
Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында дежур персоналның санын арттырырга кирәк.
Ябык биналарда ялкынланучы пиротехник җайланмаларны куллануны катгый тыярга.
Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрүдә җаваплы кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздырырга.
Бәйрәмнәр уздырыласы урыннарны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә.
Барыгызга да хәвеф-хәтәрсез Яңа ел бәйрәмнәре телибез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев