Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миллионнарны ничек эшләргә кирәклеген беләсезме?

Кичә Казанда "Баскет-Холл"га җыелган алты меңләп эшмәкәргә ел ахырына кадәр 17 миллион сум акча эшләү мөмкинлеген өйрәттеләр. Республикада бизнес вәкилләре өчен үзенчәлекле җыен узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика эшмәкәрләре бер мәйданда җыелды. Татарстанда тәүге тапкыр "Перезагрузка" форумы узды. Казан - зур җыенны үзендә кабул итүче икенче...

Кичә Казанда "Баскет-Холл"га җыелган алты меңләп эшмәкәргә ел ахырына кадәр 17 миллион сум акча эшләү мөмкинлеген өйрәттеләр. Республикада бизнес вәкилләре өчен үзенчәлекле җыен узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

1-5
Республика эшмәкәрләре бер мәйданда җыелды. Татарстанда тәүге тапкыр "Перезагрузка" форумы узды. Казан - зур җыенны үзендә кабул итүче икенче шәһәр. Моңа кадәр бизнес вәкилләрен укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм, гомумән, берләштерүгә юнәлдерелгән әлеге форум Мәскәүдә генә узган. Аны Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган. Иң мөһиме, форумда катнашкан өчен бер тиен дә акча түләргә кирәкми. Ә дәрес аз да түгел, күп тә түгел - тугыз сәгать дәвам итте. Төшке ашка бүленү дә юк, хәтта. Оештыручылар әйтүенчә, кыйммәтле вакытны әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Җыен кысасында Казанга илнең иң уңышлы бизнес вәкилләрен һәм исемнәре бөтен дөньяга танылган белгечләрне чакырганнар. Аларны бер яшьлек Мәрьям дә йотлыгып тыңлады әнә. Казаннан Алсу Нәумәтова төзелеш тармагында эшләүчеләргә белем бирә. "Форумда бик тә катнашасым килде. Мин - өч бала әнисе. Ике баланы карап торырга кеше таптым, өченчесен исә үзем белән алып килергә туры килде", - ди ул. Җыенда катнашырга теләүчеләр шул кадәр күп булган ки, "Баскет-холл"га килүчеләрнең барысына да билетлар җитмәгән хәтта.


Килә һәм керә алмаучылар да нәүмиз калмаячак. Президент әйтүенчә, алга таба мондый чараны даими рәвештә үткәрергә ниятлиләр. "Без кече һәм урта бизнесны үстерү, яшьләргә үзен күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү өчен барысын да эшләргә тиеш. Монда бернинди шик юк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы әйтүенчә, Татарстанда гамәлгә ашырылучы программалар бизнес вәкилләрен тиешле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Махсус икътисадый зоналар, технопарклар, IT-парклар әнә шундыйлардан. "Иң мөһиме ул - кеше. Сәләтле эшмәкәрләр кирәк. Бездә андыйлар җитәрлек", - диде Президент. Ул республика хакимиятенең бурычларын да билгеләде: беренчедән, үз эшен башларга теләүчеләрне укыту, күнекмәләр бирү булса, икенчедән, эшмәкәрлекне үстерүгә комачау итүче административ киртәләрне юкка чыгарга кирәк. Татарстанда әлеге юнәлештә шактый эш алып барыла, дип тә өстәде Рөстәм Миңнеханов.


26 яшьлек миллионер Аяз Шабетдиновны залда утыручылар тын да алмыйча тыңлады. Like холдингын оештыручы егет максатка ирешү юлларын өйрәтте. Катлаулы схемалар, планнар сызып түгел, ә Казанда яшәүче гап-гади бизнес вәкиле Арслан Габидуллин мисалында сөйләде ул. Эшмәкәр үзенә бер ел эчендә 17 миллион сум акча эшләү бурычын куйган. Аяз Шабетдинов моңа ирешү юлларын ике икең дүрт рәвешендә аңлатты. Акча эшләве бик җиңел кебек тоела башлады, билләһи!


"Казан ил күләмендә икътисадый үсеш үзәкләренең берсе булып тора, - диде форумның стратегик хезмәттәше, "Синергия" университетының Бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов җыенны ни өчен нәкъ менә Татарстанда үткәрүләре турында сөйләгәндә. - Бизнес күзлегеннән чыгып караганда, республика күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урында. Илнең башка төбәкләре дә сездәге кебек күрсәткечләргә ирешсә, без дөнья күләмендә күп кенә алдынгы илләр белән көндәшлек итә алыр идек. Татарстаннан тыш, Чуашстан, Мәскәү, Екатеринбургның уңышлары бар. Әмма алар күп түгел. "Перезагрузка" программасын узган эшмәкәрләр икътисадый үсешкә ирешә алачак, дип өметләнәбез. Без аларны күзәтеп барачакбыз". Григорий Аветов тагын бер мөһим нәрсәне искә алды: дөньяның бер генә илендә дә эшмәкәрләр өчен министрлык дәрәҗәсендә бушлай укулар оештырылмый, диде ул. Җыенда барысы да җитди икәнен дәлилләп, Рөстәм Миңнеханов беләктәге көчне дә сынарга тәкъдим итте. Ул сәхнәдән физик күнегү ясап күрсәтте. Президент пиджак һәм галстугын да салмыйча, 18 мәртәбә куллары ярдәмендә идәннән күтәрелде. Кыю эшкә беләктәге көч тә кирәк

("Ватаным Татарстан", /№ 37, 17.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев