Мөмкинлекләр бик күп хәзер
Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 10 канал карый алу мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла. Әлеге предприятие барлыкка килүенең 20...
Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый.
Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 10 канал карый алу мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла.
Әлеге предприятие барлыкка килүенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Барлыкка килү тарихы да кызыклы. Шәмәрдан радиотелевизион үзәген төзү эшләре 1991 елда ук, 1980 еллар проекты белән башкарыла башлый. Төзү эшләре "Казаньхимстрой" ПМК-2 трестына тапшырыла. Тик финанс чыганаклары булмау сәбәпле, төзелеш эше туктатыла. 1995 елда шушы ук төзелеш оешмасы эшне кабат башлап җибәрә.
252 метрлы республикадагы иң биек мачтаның авыр конструкцияләрен вертолет белән күтәрергә туры килә. 1995 елда бинаның яртысы һәм 252 метрлы мачта эксплуатациягә тапшырыла.
Шәмәрдән радиотелевизион үзәген гамәлгә кую Татарстанның 10 районына телевизион программалар карау һәм радио тыңлау мөмкинлеген бирде. Бу исә республика территориясенең биштән бере, 395 торак пункт, 200 меңгә якын кеше дигән сүз.
«Татарстан республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге» филиалы Шәмәрдән цехы җитәкчесе Айрат Хаҗиев белән сөйләшәбез.
- Безнең үзәк 9 районга хезмәт күрсәтә. Саба, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе районнары. Бүгенге көндә бушлай 10 федераль канал күрсәтелсә, киләчәктә 30 каналга кадәр булачак. Алар арасында региональ каналлар да булыр дип көтелә.
- Коллективыгыз зурмы, башка районнардагы телебашняларны карауны да сезнең цех башкарамы?
- Барысы 25 кеше. Араларында үзәк оешканнан бирле эшләүчеләр дә бар. Телебашняларга үзебез хезмәт күрсәтәбез. Аларның эшләү-эшләмәвен компьютер аша карау мөмкинлеге дә бар. Әмма без күбрәк халык белән эшлибез. Каналлар күрсәтми башласалар, нинди дә булса сызыклар барлыкка килсә, халык хәзер шалтырата.
- Цифрлы эфир телетапшырулары карау өчен иң элек нишләргә кирәк?
- Бары тик приставкалар гына алырга кирәк. Ә аларны хәзер яңа чыккан телевизорларның үзләренә үк куеп чыгаралар. Тагын шунысын да әйтәсе килә, без өйләргә килеп, приставкаларны куеп йөрмибез. Анысын кеше үзе эшли. Ә киңәш сорарга була. Бу очракта 8(84362) 3-22-24 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Кыскасы, түләүсез цифрлы - 10, алга таба 20 канал карыйсыгыз килә икән, рәхим итегез. Шәмәрдан радиотелевидение тапшыру үзәге һәркайсыбызга мондый мөмкинлек бирә. Шунысын да искәртәсе килә, бүгенге көндә түләүсез цифрлы 10 канал караучылардан: "Каналлар бик сыйфатлы, яхшы күрсәтә, сурәтләре дә яхшы", дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев