22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык...
-
Әтнәләр гыйбрәт өчен
Узган 2015 елда Татарстанда 356 кеше исерткеч эчемлек белән агулану аркасында якты дөньядан киткән. 2014 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 24,7 %ка кимегән. Гомумән алганда, узган ел республикада ялган аракы эчеп агулануның 1200 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның 83 %ы - ир-атлар, дип яза intertat.ru.
-
Әтнә прокуроры “Һөнәре буенча иң яхшы”
19 гыйнварда булып узган Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы 2016 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган коллегия утырышында Әтнә районы прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова "Һөнәре буенча иң яхшы" дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Котлыйбыз, Нурия Нургаязовна! Сәламәт булыгыз! Яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын.
-
Мөмкинлекләр бик күп хәзер
Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 10 канал карый алу мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла. Әлеге предприятие барлыкка килүенең 20...
-
Әтнәләргә җир файда китерсен
Соңгы елларда күп кенә фермерлар җир, хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть...
-
Әтнә газетасы гаделлек таләп итә!
Хәтерлисездер, элегрәк Әтнә тулай сөт саву буенча Татарстан районнары уртасындарак иде. Ә хәзер республикада беренчелеккә омтыла. Тулай сөтне Әтнәдән дә күбрәк 3 кенә районда савалар. 22 гыйнварга Балтач - 168,5 тонна, Кукмара - 163,5 тонна, Арча 149,3 тонна тулай савымга ия. Әтнәнеке ул 145 тонна тәшкил итә. Татарстан буенча бу...
-
“Прокуратура хезмәткәрләре барлык вәкаләтләрдән дә файдаланырга тиеш”– “Әтнә таңы”
Хокук сагында 19 гыйнварда булып узган Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы 2016 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиеш", - диде. Сүрия МИНГАТИНА Коллегия барышында дәүләт җитәкчеләре тарафыннан...
-
Әтнәләр күпме түли
Узган ел Казан шәһәре Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия шәһәр халкына төрле кагыйдә бозулар өчен 119 миллион сум штраф билгеләгән. Штрафның гомуми суммасыннан 25 миллион сумы түләүле машина кую урыннарында транспорт чарасын калдырып та, акча түләми киткән автомобиль хуҗаларына карата билгеләнгән. Штрафның 63 миллион сумы - муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен бозган...
-
Әтнәләргә дә кагыла
Үзебездә җитештерелгән озак вакыт кулланыла торган товарлар сатып алу өчен халыкка ташламалы шартларда кредит бирелә башларга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы югарылыгында шул мәсьәлә карала. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Андрей Исаев чыккан. "Бүген озак вакыт кулланыла торган товарларга сорау кими. Чөнки кешегә беренче чиратта исән калырга кирәк һәм...