Әтнәләр һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев