Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәзәкләр

Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә. - Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай? Куркуга төшкән ир кеше: - Минме? - Тынычланыгыз, мин укытучы. * * * Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы: - Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме...

Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
- Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
- Минме?
- Тынычланыгыз, мин укытучы.
* * *
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
- Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
- Кем?
- Укытучы.
- Каян белдең?
- Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.
* * *
Урыс теле дәресе:
- Рустам, телефон звОнит или звонИт?
- Белмим, апа, у меня шалтырата.
* * *
Улым, имтиханыңны ничәлегә бирдең?
- Икелегә, әти.
- Егет икәнсең!
- Ник?
- Авылда да эшләргә кеше кирәк.
* * *
- Апа, мин үскәч, зур кеше булам һәм Сезгә миңа икеле куйган өчен бик оят булачак!
- Миңнеханов, күп сөйләмә!
* * *
Укытучы - Вәлигә:
- Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!
- Агармаячак!
- Нишләп?
- Чөнки аның башы пеләш!
* * *
Химия дәресе.
Укытучы:
- Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чык­ты?
- Кызыл.
- Дөрес. Утыр, биш.
- Сания, ә синеке?
- Алсу төстә.
- Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт.
- Вәли, ә синеке нинди төстә.
- Кара.
- Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!
* * *
Мәктәптә укучылар иң тизе нәрсә икәне турында сөйләшәләр. Алсу:
- Иң тизе - сүз, әйттең, кире кайтарып алалмыйсың.
Алмаз:
- Иң тизе яктылык, утны кабыздың һәм шундук якты.
Азат:
- Белмим, минем беркөнне эчем китте: мин ни сүз әйтергә, ни ут кабызырга өлгермәдем...
* * *
- "Ай донт ноу" ничек тәрҗемә ителә?
- Мин белмим...
- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...
* * *
- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?
- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.
Мәзәкләр belem.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев