Куркыныч юл һәлакәте 4 апрельдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә булган.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Сочида алты автомобиль катнашындагы авариядә ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Куркыныч юл һәлакәте 4 апрельдә кичке тугызынчы яртылар тирәсендә булган. Трассада «КИА» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен күреп, шул тирәдән үтеп баручы юл хезмәтендә эшләүчеләр аларга ярдәмгә килгән.
Эшчеләр утырган «ГАЗель» микроавтобусы юл читенә килеп туктаган. Микроавтобус артыннан барган «Нива» бу хәлгә әзер булмаган һәм кисәк тормозга баскан. Нәтиҗәдә, аны «Мерседес» автомобиле куып җиткән һәм «Нива»ны ике автомобиль арасында кысып калдырган.
Нәтиҗәдә, «Нива»ның шоферы һәм пассажиры шунда ук һәлак булган.
Гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге юл һәлакәтенең видеосы дөнья күргән.
Видеокадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бер машинага ут капкан. Шаһитләр утны үз көчләре белән сүндерергә тырышкан.
Нет комментариев