Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нишләдек без?

Санитар чистарту икеайлыгы башланып кына килә әле. Урамнарыбызның ни хәлдә икәнен һәркем белә, чүпләрне дә күрә. Урам чатлары, ике авыл арасындагы юллар менә шундый хәлдә. Үзебезнең шакшылыктан үзебез дә ардык ахыры, социаль челтәрдәге https://vk.com/podslyshanoatnya группасында Әтнә урамнарын сурәтләгән фотолар, фикерләр языла башлады. Файдалы фикерләр дә шактый, тик бу группаны безнең...

Санитар чистарту икеайлыгы башланып кына килә әле. Урамнарыбызның ни хәлдә икәнен һәркем белә, чүпләрне дә күрә. Урам чатлары, ике авыл арасындагы юллар менә шундый хәлдә.

Үзебезнең шакшылыктан үзебез дә ардык ахыры, социаль челтәрдәге https://vk.com/podslyshanoatnya группасында Әтнә урамнарын сурәтләгән фотолар, фикерләр языла башлады. Файдалы фикерләр дә шактый, тик бу группаны безнең җитәкчеләр укып тормыйлардыр. Укысалар да ярар иде, хакыйкать бәхәстә туа, диләр. Бәхәсләшмәсәк тә, халык фикерен өйрәнү кирәклегенә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та басым ясады. Бәлки җаваплы җитәкчеләр газета сайтына күз салырлар, группада урнашкан төп язмаларны алдым. Үземә очраганнарын да өстәдем. Үзәкләштерелгән тәртиптә чүп җыябыз, дип сөйләшәбез.

Тик чүп район үзәгендә дә тиешле көннәрдә никтер җыелмый. Һәм менә нәтиҗә. Аңлап була бер трактор, бер тракторчы өлгерә алмый торгандыр. Бәлки тагын бер техника билгеләргәдер. Менә шундыйрак фикерләр бар...

Чүп җыю мәсьәләсе буенча коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров белән сөйләштек. Ара- тирә әйткәләшеп тә беттек. Ул үзенекен сөйли, мин халык фикерен җиткерәм.

- Дүшәмбе көнне Яңа Әтнәдәге чүпләрне җыеп бетердек. Трактор иртә дә, кич тә төште. Кичә Күәм авылыннан җыелды чүп. Бүген Күшәр авылындагы чүпләрне җыеп кайттылар. Бу авылларга gps навигаторлы трактор җибәрдек. Әтнәдә әлегә кадәр йөргән трактор йөри. Октябрь урамындагы чүплекне җыештырдык. Ике авыл арасындагы чүпләрне җыю безнең вазыйфага керми, безнең бурыч чүпкә акча түләгән кешенең капка алдындагы чүпне алып китү...- ди Рамил Рафаэль улы.

Капка аллары түгел, чаттагылары калганын да әйтеп күрсәттем. Анысын карап чыгарбыз, соңгы нәтиҗәне дүшәмбе ясарбыз, дип килештек. Атнага ике көн җыела чүп тутырган капчыклар, ә трактор киткәч чыгарылганы, чәчелгәне өчен чыгаручылар җаваплы, диде ул.

Һәркем хаклы заманда яшибез, нәтиҗәне ясыйк та, тиешле вакытында гына чыгарыйк чүпләрне. Ә бу фотолларга күз салу зыянга булмас.

Сүрия Мингатина

https://vk.com/podslyshanoatnya группасындагылар:

тексты:
Ничэ коннэн бирле Октябрь урамында таралып яткан чуплеккэ кузем тошэ. Бу тирэдэ хужалыклар да берничэ генэ. Каян килгэн шунын кадэр чуп диярсез. Шундый начар гадэт бар безнен халыкта, чубен уз капка тобенэ чыгарып куймыйча, ераграк, кеше капка тобенэ куеп китэ. Бу чуплек белэн дэ шулайдыр дип уйлыйм. Кешелэр! Куршелэрегезгэ зыян салып узегезгэ гонах аласыз. Этнэлелэрне бу бер дэ бизэми. Теге доньяда да куршелэрен белэн тату тордынмы, аларга зыян китермэденме дип сорарлар ди. Элек электэн ук Этнэ ягын ак як дип йорткэннэр. Кайда калды бу аклык, пакьлык? Коммуналь хужалыкны гаеплэр кайберэулэр. Хэр чуплек саен анда таралып яткан чуплэрне жыярга тиеш тугелдер инде алар да. Билгелэнгэн конне алып китэ алмаганнар икэн, кире алып кереп куеп торыгыз чубегезне капка эченэ.

тексты:

Уважаемые односельчане, пожалуйста поделитесь информации. Кто знаком с положением об организации сбора и вывоза бытовых отходов и мусора на территории сельского поселения, а именно нашего района. Согласно Федеральному закону от 10.01.2002 № 7 - ФЗ «Об охране окружающей среды», Федеральному закону от 10.01.1998 № 89-ФЗ «Об отходах производства и потребления, Санитарных правил и норм № 42-128-4690-88, и тем, что происходит на улицах нашего села, далеко не так. То что я ноблюдаю за последние годы, похож на большую свинарник. Возможно те люди которые трудятся в коммунальной службе нашего района не знают о существовании таких нормативно правовых актах. Возможно их умы подточены под другим углом. Возможно они умеют только договора заключать. Неужели они думают, что мы такие безграмотные. Неужели они думают, что нам приятно. Возможно это их возбуждает. Ну мы же с вами нормальные, адекватные люди, родились и живем здесь. Нам от того, что вы не выполняете свои обязанности, или от того как вы привыкли что то делать или не делать, просто не приятно. Я люблю когда вокруг чистата и порядок, приятно дышать свежим воздухом. Мне нравится когда нет боязни, что мой ребенок не подхваит какую нибудь заразу. Мы хотим жить в нормальной среде, где ценится честь и достоинства граждан. Ведь это наша с вами земля, это наш край. Я не напоминаю о чужих территориях, хотя стоило бы. Мы ответсвенный за то, что происходит под нашим носом. Люди услышьте меня.
Не желаю пачкать труд работников коммунальной службы. Хочу пожелать в вашей службе, чтоб вы шагнули в сторону благоустройство поселения, а не наоборот. Это ваша ответственность, это ваша совесть когда, куда и как складировать бытовые отходы. Мы не свиньи.
Быть может я что-то не понимаю . Возможно так оно и должно быть. Отпишитесь пожалуйста . Проясните мой и ваш ум. Народ желает увидеть своих героев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев