Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Өч көндә 25 авыру теркәлде" - сәламәтлегегезне кайгыртасызмы?

Һава шартлары үзгәреп тора, ә бу вирус үрчү өчен бик уңайлы. Сулыш юлы инфекцияләре белән чирләүчеләрнең артуы да шул сәбәпле.

Бу атна башыннан район үзәк больницасында ОРВИ белән авыручы 10 олы кеше, 15 бала теркәлгән. Ике көндә шулкадәр кеше бу чирне иярткән дигән сүз, өченче көне әле бетмәгән. Саклану мөһимлеген аңлыйсыздыр. 

- Мониторинг алып барабыз, районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында табиблар белән бергәләп аңлату эшләре алып бардык, һәркайсында булдык. ОРВИ, гриппның никадәрле куркыныч авырту икәнлеген, ничек саклану кирәклеген аңлаттык. Әлеге чирләр һава аша бер-берең белән аралашканда күчә. Иммунитетны ныгыту бик мөһим. Авырыйсыз икән сыеклык күп эчәргә кирәк, температура белән аяк өсте йөрергә кирәкми, беренчедән, ялкынсыну (осложнение) көчәя, икенчедән, күпме кешегә чирне йоктырасыз. Урамнан кайткансыз икән, кулыгызны сабынлап юыгыз, борыныгызны эчкә су алып кат-кат чайкагыз. Суган-сарымсак турында да онытмагыз,- дип кисәтә Әтнә район больницасының табиб эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Беррәттән гриппка каршы вакцина ясату кирәклеген дә аңлатты ул. Районыбызга гриппка каршы вакцина ике тапкыр кайтты. Беренчесендә - 500, икенчесендә - 1390 данә, соңгысының 1200 е инде халыкка ясалган. Иң элек йоктыру куркынычы зур булганнарга ясала бу вакцина. 

- Соңгы елларда район халкы вакцина ясау кирәклеген аңлады, үзләре сорап килүчеләр күбәйде, без моңа сөенәбез, чөнки грипп елдан-ел катлаулана, үлем белән төгәлләнү очраклары күзәтелә. Үпкә ялкынсынуы грипптан соң еш теркәлә. Әле күптән түгел генә  1938 елгы бер кешедә пневмония булды. Бу чиргә бик игътибарлы булырга кирәк, үтәр әле дип йөрү начар тәмамланырга мөмкин, - ди табиб.

- Ә вакцина ясарга теләүчеләр бүгенге көндә поликлиникага баргач кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

- Бүгенге көндә поликлиниканың икенче катында, күз табибы кабинеты янәшәсендә процедура бүлмәсе бар, шушы кабинетта вакцина ясата аласыз. Соңгы партия кайткан вакцина кадала. Өченче партия вакцина кайткач, оешмалар белән эшләү хакында да уйлыйбыз, графиклар төзелә.   

- Саклану чарасы, сулыш юлы авыртуларының билгеләрен искә төшереп үтсәгез иде...

Авыртуның  беренче билгеләре: тән температурасының күтәрелү, грипп булганда ул беренче көнне ук югары күтәрелә,  йөткерү, төчкерү, борын тыгылу, тамак авырту, тән сызлау, хәлсезлек, кайчагында күңел болгану һәм эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Әгәр үзегездә шундый халәтләр тууын тойсагыз, өегездән чыкмаска кирәк, башкалар белән аралашмый торырга тырышыгыз.

Грипп йоктырган 5 яшькә кадәрге балалар, 65 яшьтән өлкән кешеләр, көмәнле ханымнар, онкология авырулылар, кан, үпкә, йөрәк, шикәр чире, бавыр һәм нерв авырулылар, һичшиксез, табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Әгәр үзегезне начар хис итсәгез һәм инде югарыда әйтелгән аеруча куркыныч янаган төркемгә керсәгез, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.  Югары температураны төшерү өчен,әйткәнемчә,  сыеклык күп эчегез. Аспирин кабул итүдән сакланырга кирәк, чөнки ул хәлне катлауландырырга гына мөмкин. Авыртуның башланган мәлендә гриппферон, лейкоцитар интерферон, тамифлю, реленза кулланырга мөмкин, алар дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра, бик кыйммәт тә түгел.  Өйдә грипп белән чирләүче бар икән, аны башкалардан аерым урында, инде мөмкинлек булмаса, һичьюгы 1 метр читтәрәк урнаштырыгыз. Авыру янында битлек киеп йөрегез, битлекне файдаланганнан соң ташлагыз яки дезинфекцияләгез, кулыгызны яхшылап юыгыз.  Ул яткан бүлмәне еш җилләтегез, чиста итеп юып торыгыз.

Әлбәттә, грипптан саклануның төп профилактик чарасы – вакцина ясату. Вакцина ясаткан кешеләр, авыруны жиңелрәк кичерә, һәм башка системалар (йөрәк, сулыш, нерв) зәгыйфьләнми, бу хакта әйттек инде.

- Рәхмәт  әңгәмәгез өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең консультация