26 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Сәнгать мәктәбендә - беренче сыйныфлар көне- фотолар
Әтнә сәнгать мәктәбенең Актлар залында бүген беренче сыйныфларны укырга кабул итү уңаеннан бәйрәм концерты булды.
-
Кечкенә генә аралыкта – ике буа
Олы Әтнә елгасының киң урам аскы ягында, яңа басма-күпер урнашкан аралыкта бу. Бобрлар ясаган бер буаны узган елдан бирле күзәтәбез, хәтта чәчкә үсте инде анысында.
-
Быел алып калыгыз! - бәя арта
Киләсе елда Россиядә өс һәм аяк киемнәре бәяләре артачак
-
Дәүләт Думасы пенсия буенча закон проектына Россия Президенты керткән төзәтмәләрне раслады
Владимир Путин керткән тугыз төзәтмә өчен 385 депутат тавыш биргән.
-
Татарстан вәкилләре Венгриядә EuroSkills чемпионатында Россия данын яклаячак
Будапешта профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды.
-
Игорь Бикеев: Татарстан халкы министрлыкларның 2019 елга бурычларын билгели алачак
Республикада дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык билгеләүче һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тотучы проект башланды.
-
"Өч көндә 25 авыру теркәлде" - сәламәтлегегезне кайгыртасызмы?
Һава шартлары үзгәреп тора, ә бу вирус үрчү өчен бик уңайлы. Сулыш юлы инфекцияләре белән чирләүчеләрнең артуы да шул сәбәпле.
-
“Кытай кешеләре кайтты Җөлбигә...” – ник кайтканнар?
Яңа Җөлби авылында яшәүче, быел июль аенда 80 яшен тутыручы, гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән хәбәрчебез Люция апа Гарипова белән гел аралашып торабыз. Авылы турында һәркем аның күк кайгыртса иде ул.
-
Дүрт мәйданчык әзерләнә
Сүзем балалар мәйданчыгы турында. Быел районыбызда үзара салым акчасы хисабына күп җирлектә балалар мәйданчыклары ачылды.
-
Бүген яңгырлы көн булачак
Һава температурасы көндез 12-13 градус тәшкил итәчәк.
-
Тагын бер җәза төре
Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен җәза бирәчәкләр