Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кечкенә генә аралыкта – ике буа

Олы Әтнә елгасының киң урам аскы ягында,  яңа басма-күпер урнашкан аралыкта бу. Бобрлар ясаган бер буаны узган елдан бирле күзәтәбез, хәтта чәчкә үсте инде анысында.

Әле күптән түгел генә шул буадан ерак түгел, югарырак икенче буаны да буып куйды бобр-төзүчеләр.

Кушсаң эшләмәсләр иде әле. Могҗиза, диярсең. “Ни арада, тәүлекнең кайсы вакытында эшли икән болар, нинди җан ияләре икән. Күренмәсләрме дип күпме карап йөрим. Очрамыйлар, - ди  Марсель Сәлимҗанов урамында яшәүче Флера апа.- Зурдыр инде алар, агач  кадәр агачны аударгач”. Күрәсе килү гаҗәп түгел. Осталыклары күз алдында бит.

      Нәрсә беләбез без бобрлар хакында?

     Бу җәнлекләрнең зур булмаган, тыныч кына ага торган елгалар, күлләрдә яшәвен беләбез. Сазлыкта алар яшәмиләр. Тау елгасы да, диңгез-океаннар да алар өчен түгел. Урын сайлау – аларның яшәешенә бәйле, чөнки алар агач үсемлекләре белән тукланалар. Алар яшәгән тирәлек агачлы сулыклар булып чыга. Безнең Әтнә елгасы, Ашыт елгасы әнә шундый уңайлыкларга ия.

     Күрер күзгә бобрлар нинди соң?

     Әлеге җәнлекләр эре кимерүчеләр рәтенә керә. Гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин, биеклеге 35 см чамасы. Гәүдә авырлыгы – 32 кг чамасы. Койрык өлеше – 30 см, аның киңлеге – 13 см. Бобрларның аягы кыска, шунлыктан алар җиргә якын. Арткы аяклары алгысына караганда көчлерәк. Аякларда фйөзү ярылары һәм тырнаклар урнашкан. Койрыгы ишкәкне хәтерләтә.

Башы зур, тешләре үзенчәлекле ныклы эмаль белән капланган, кечкенә колаклары күренми диярлек, шулай булса да бик яхшы ишетү сәләтенә ия, күзләре кысынкы. Ялтыравыклы мехлары аларны затлы итеп күрсәтә.Һәм ул мех ике катлы. Шунлыктан алар кышын туңыйлар. Беренче каты тупас озын чәчкә охшаса, икенчесе куе ялтыравыклы мех. Тире астындагы май катламы да аны суыктан саклый. Бобр уртача алганда 15 ел яши.

Семьялыгы буенча бобрлар ике төргә бүленә: гадәти ягъни елганыкы һәм канада бобры. Аңлашылганча бездә елга бобрлары буа төзи. Алар бик яхшы йөзә һәм чумлый.

Гаилә белән дә, аерым да яшиләр. Үзе яшәгән тирәлектән бобрлар 150-200 метр ераклыктан ары китмиләр.

 Гадәттә караңгы төшкәч, төнлә таң атканчы эшлиләр. Шунлыктан Флера апа аларны туры китерә алмый. Бу җәнллекләрне күрер өчен кич чыгарга кирәк.

Ә плотинаны алар үзләренә яшәр өчен уңайлы шартлар тудыру өчен эшлиләр. Һәм нык итеп төзиләр. Гел ныгытып торалар. Шунлыктан алар төзегән буаны ташу да алып китә алмады.

Менә бу чыганакта рус телендә язылганы бар, бобрлар фотосы да шушы чыганактан алынды: http://animals-mf.ru/bobr/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев