Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Оста куллар” түгәрәгендә кунакта

Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр. Әйе, күңелле бәйрәмнәр, кызыклы дәресләр, яраткан укытучлар белән үткән иң самими, бәхетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр.Мәктәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән беррәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт тәрбиясе,...

Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр. Әйе, күңелле бәйрәмнәр, кызыклы дәресләр, яраткан укытучлар белән үткән иң самими, бәхетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр.Мәктәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән беррәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайларга юнәлеш тә бирелә. Шундый тәрбияви эшчәнлектә иң әһәмиятле урынны дәрестән тыш үткәрелгән чаралар да алып тора.

Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбендә менә инде берничә ел рәттән Әтнә районы Дәрестән тыш эшләр үзәгенең түгәрәкләре эшләп килә. Бүген сүзем - башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган "Оста куллар" түгәрәге хакында булыр. Түгәрәктә барысы 1-4 нче сыйныфларда укучы 12 бала шөгыльләнә. 4 авылдан җыелып укысалар да, дәресләр тәмамлангач балалар өйләренә кайтырга ашыкмыйлар. Чөнки аларны биредә тагын да мавыктыргыч дөнья көтеп тора.

Катлаулы тоелган дәресләрдән соң, ниһаять үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкин бит! Ә күңелең теләгән эш белән шөгыльләнү инде ул беркайчан да ялыктырмый. Монда илһам килеп кенә тора: яңа идеяләрне тормышка ашырып кына өлгер. Укытучылар укучыны мавыктырырлык эшләрне табып кына торалар. Түгәрәктәге шөгыльләр беркайчан да бер-берсен кабатламый. Гел яңа идеяләрне кайдан алып бетерәләр диген! "Оста куллар" түгәрәгендә укучылар сәйләннән сувенирлар, алмаз мозаикасыннан картиналар, пластилиннан витражлар ясыйлар. Монысын малайлар да бик яратып башкара. Бәйләү, чигү белән дә эшлисе эшләре бар икән әле киләчәктә. Гомумән, түгәрәктә күптөрле эш белән шөгыльләнәләр. Кече яшьтәге мәктәп баласының психологиясен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә белә педагог.

Әйдәгез әле, мин сезне "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе белән якыннан таныштырып үтим. Районыбыздагы кул эшләре күргәзмәләрендә булган кешеләр аны болай да яхшы белә торганнардыр. 25 апрельдә Әтнәдә узган "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы кургәзмәсендә дә катнашты укытучыбызның иҗат җимешләре. Гомумән, ул иҗат иткән чәчәкләр, бәйләнгән курчаклар, паннолар райондагы шактый күргәзмәләрдә катнашты һәм алдынгы урыннар яулады.

Белмәгәннәр - белсеннәр: Корбанова Чулпан Зөфәр кызы 1985 елның 3 февралендә районыбызның Чишмәле Сап авылында туган. 2007 елда башкалабыздагы Татар гуманитар педагогика университетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы белгечлеге ала. Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын мәркәзебездәге 198 нче номерлы шәхси балалар бакчасында чит тел өйрәтүче педагог буларак башлап җибәрә. Ләкин туган якларыбызның суы аны кабат Әтнәбезгә тартып кайтара. Дөресрәге, ул биредә үзенең яшьлек мәхәббәте белән кавыша. Иске Җогыпка килен булып төшеп, Корбанов Алмаз белән гаилә корып яши башлавына да 10 нчы ел киткән икән инде. Шул арада Чулпан Зөфәр кызы белем күтәрергә дә, уңган хуҗабикә, буган хатын булып танылырга да өлгерә. Тормыш иптәше белән икесе бер кыз, бер ул устерәләр. Кызлары Алинә 2 нче сыйныфта укый, ә кечкенә Айрат Яңа Шашы авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасына йөри. Сүз уңаеннан, Алинә дә "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнә һәм әнисе кебек үк кул эшләренә сәләтле булуы белән аерылып тора. Киләчәктә Чулпан Зөфәр кызының шәкертләре дә остазларының эшен дәвам итәчәк.

Әтнә районы Яңа Шашы төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

"Әдәби чаткы" түгәрәге әгъзасы Хәсәнова Фәнзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев