3 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Боз шәһәрчегендә - Яңа Шашы һәм Кышлау авыл җирлеге концертлары
Һәр ике авыл җирлеге тамашачыларны үзләренә каратып тотты. Туңудан биесә биеде халык, тик тамашаны ташлап китмәде. Кышлауларның лотерея уеннарыннан соң, кәефләр тагын да күтәрелде. Шатлыктан биючеләр күп булды. Ошаттык, алкышладык. видеосюжетлар - https://vk.com/atnyatany
-
2018 елга йолдызнамә
2018 елда сезне нәрсә көтә? Кучкар Бу ел сезнең өчен - карьера үсеше, үзгәрешләр чоры. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Тырышлыгыгызга карап, кесәгез дә калынаер. Тиз кабынып китү, туры бәреп әйтү кебек сыйфатлардан да арынырга туры килер. Алар сезнең карьера үсешенә киртә булып торачак. Үгезбозау Сезнең өчен тыныч,...
-
Бәхетле хата
Сайтыгыздагы Айсылу исемле туташның "Яшьлек хаталары" исемле язмасын бик кызыксынып укып бардым. Шуны әйтә алам, хаталар яшьлектә генә булмый шул ул. Үземнең тормышка чыгуым шушы хатадан башланып китте. Бер яктан бәхетем булса, икенче яктан… Рәтләп языйм әле. Яшь чакта Марат исемле егет белән йөрдем. Безнең авылдан иде ул. Без аның...
-
Ишеттегезме? Түләргә кирәк булмаячак
Яңа ел бүләге: ПУТИН САЛЫМ БУЕНЧА БУРЫЧЛАРДАН АЗАТ ИТТЕ 2015 елга кадәр транспорт һәм милек салымнарын түләмәгән булсагыз, аларны түләргә кирәк булмаячак. Россия Президенты шушы хактагы фәрманга кул куйды. Ил халкының салым буенча бурычлары 150 млр сум тирәсе дип хәбәр ителә. Бурычлардан физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә азат ителә....
-
Ринат Рахматуллинны кибеттән куып чыгарганнар
Җырчы Ринат Рахматуллин, Омск шәһәренә баргач, кием-салым кибетенә кереп чыгарга уйлый. Тик җырчыны биредән куып чыгарырга маташканнар. Хәтта сакчы чакыртканнар! Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Ринатның үзеннән сорадык. "Омск шәһәренә артистлар белән концерт куярга бардык. Ул көнне Омскига иртән килеп төштек. 12 катлы зур кунакханәгә урнаштык. Шундагы сәүдә үзәгенә кереп,...
-
“Оста куллар” түгәрәгендә кунакта
Мәктәптә укыган вакытлар бала күңелендә мәңгегә сакланып кала, диләр. Әйе, күңелле бәйрәмнәр, кызыклы дәресләр, яраткан укытучлар белән үткән иң самими, бәхетле чор хәтергә онытылмас мизгелләр булып уелып кала торгандыр.Мәктәп бит ул белем йорты гына түгел, биредә фән нигезләре белән беррәттән бала күңеленә тәрбия орлыклары да салына. Мәктәптә укучыга хезмәт тәрбиясе,...
-
Эзләп табармын күк...
Бураннарга чыгып йөгерер идем, Адаштым дип хәбәр салсаң әгәр. Көртләр аша ничә чакрым икән, Синең кыштан минекенә кадәр? Боз җилгәргән җансыз җилгә каршы Атлар идем әле йөзем куеп. Барлыгыңны белсәм, дөньясында Бер югалыр идем, эзне җуеп. Тик бер эрер өчен учларыңа Кар бөртеге булып төшәр идем. Офыкларда син көткәнне белсәм,...
-
"Әтнәм минем - гүзәл җирем" бәйгесе җиңүчеләре
"Әтнә таңы" газетасы һәм дә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Әтнәм минем - гүзәл җирем" бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә катнашучыларның язмалары газета битләрендә басылып барды. Һәм аларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бхләкләп узылды. Җиңүче исеменә Яңа Шашы мәктәбе укучысы Сәйдәш Сабирҗанов лаек булды. Олы Әтнә мәктәбе...
-
Күшәрләр дә Сарман урамыннан калышмады
Елнын -елында я 31 нче декабрь, я 1нче январь кичендә без дә, Әтнәнең Сарман урамы кебек, үз урамыбызда бәйрәм оештырабыз. Урамыбызга чыршы бизәп, балалар өчен тау әзерлибез. Өйдән һәр кеше тәм-том алып чыга, тәмле шашлык, авызда эри торган коймак учакта пешә, самоварда чәй кайный. Урамыбызда яңгыраган музыка, тәмле хуш ис...
-
1 гыйнварда планета халкы исәбе 7,444 млрд кеше булачак
Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк. (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). 1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә "ТАСС". "Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала...
-
Кишерле-баллы йогырт файдалы
400 г кишер, 1 аш кашыгы бал, 250 г натураль йогырт алына. Кишерне чистартып кәстрүлгә салырга. Кишер өстенә кайнар су агызып, 20-25 минут пешерергә. Суын түгеп, кухня комбайнында пюре итеп изәргә. Аннан соң 1 кашык балны салып болгатырга. Барлыкка килгән десертны йогырт белән чиратлаштырып, ике стаканга тутырырга. Өстенә кабак орлыклары...
-
Әйшияз авылында яшәүче кадерле әтиебез Исмәгыйлев Наил Хәсән улының 3 гыйнварда туган көне.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып,...
-
Әтнәдә яңа басма-күпер булачак
Олы Әтнәнең "Акый" чишмәсе яныннан үтеп, шулай ук киң урамнан да төшеп, Әтнә елгасы аша ярның икенче ягына басмадан йөрүчеләрне сөендерәбез. Тиздән монда яңа басма куелачак. Басма үзара салым акчасына ясалды.
-
Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановка – 70!
Актив, өлкән һәм иң зур стажлы хәбәрчеләребезнең берсе, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановның олы юбилее - 3 гыйнвар көнне аңа 70 яшь тула. Ямьле кыш аенда туган хәбәрчебезнең бөтен тормыш юлы матур: фенолог, географ, тарихчы, китаплар авторы, 40 елга якын хезмәт стажына ия Татарстанның атказанган укытучысы да...
-
«Голос»та Сәлим җиңде
Беренче каналдан барган «Голос»ның алтынчы сезоны да тәмамланды. Бу сезонында да Татарстаннан катнашучылар булды. Алабугадан Альбина Юнысова һәм Яшел Үзәннән Данил Буранов үзләрен сынап карадылар. Әмма алар финалга кадәр җитә алмады. Әлеге сезонда җиңү Дагыстанның 30 яшьлек опера җырчысы Сәлим Алахяровка елмайды. Ул «Форд Фокус» автомобиле, 1 миллион сум акча...