Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күшәрләр дә Сарман урамыннан калышмады

Елнын -елында я 31 нче декабрь, я 1нче январь кичендә без дә, Әтнәнең Сарман урамы кебек, үз урамыбызда бәйрәм оештырабыз. Урамыбызга чыршы бизәп, балалар өчен тау әзерлибез. Өйдән һәр кеше тәм-том алып чыга, тәмле шашлык, авызда эри торган коймак учакта пешә, самоварда чәй кайный. Урамыбызда яңгыраган музыка, тәмле хуш ис...

Елнын -елында я 31 нче декабрь, я 1нче январь кичендә без дә, Әтнәнең Сарман урамы кебек, үз урамыбызда бәйрәм оештырабыз. Урамыбызга чыршы бизәп, балалар өчен тау әзерлибез. Өйдән һәр кеше тәм-том алып чыга, тәмле шашлык, авызда эри торган коймак учакта пешә, самоварда чәй кайный. Урамыбызда яңгыраган музыка, тәмле хуш ис узып баручыларны безнең яннан битараф кына узып китәрлек итми. Кунелебез киң, килгән кешене сыйлап, биетеп тә җибәрәбез.

Инде 4-5 елдан бирле узган бу чараны җор телле, шаян, кешелекле, оештыра белуче куршеләребез Галимҗановлар оештыра. Шулай матур, дус ярдәмчел,тату булып озын-озак яшәргә язсын Яңа урамнарга.

Гариповлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев