Кишерле-баллы йогырт файдалы
400 г кишер, 1 аш кашыгы бал, 250 г натураль йогырт алына. Кишерне чистартып кәстрүлгә салырга. Кишер өстенә кайнар су агызып, 20-25 минут пешерергә. Суын түгеп, кухня комбайнында пюре итеп изәргә. Аннан соң 1 кашык балны салып болгатырга. Барлыкка килгән десертны йогырт белән чиратлаштырып, ике стаканга тутырырга. Өстенә кабак орлыклары...
400 г кишер, 1 аш кашыгы бал, 250 г натураль йогырт алына.
Кишерне чистартып кәстрүлгә салырга. Кишер өстенә кайнар су агызып, 20-25 минут пешерергә. Суын түгеп, кухня комбайнында пюре итеп изәргә. Аннан соң 1 кашык балны салып болгатырга. Барлыкка килгән десертны йогырт белән чиратлаштырып, ике стаканга тутырырга. Өстенә кабак орлыклары сибеп, табынга печенье белән биреп була.
Бәйрәм сыеннан соң, җиңел дә, файдалы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев