Эзләп табармын күк...
Бураннарга чыгып йөгерер идем, Адаштым дип хәбәр салсаң әгәр. Көртләр аша ничә чакрым икән, Синең кыштан минекенә кадәр? Боз җилгәргән җансыз җилгә каршы Атлар идем әле йөзем куеп. Барлыгыңны белсәм, дөньясында Бер югалыр идем, эзне җуеп. Тик бер эрер өчен учларыңа Кар бөртеге булып төшәр идем. Офыкларда син көткәнне белсәм,...
Бураннарга чыгып йөгерер идем,
Адаштым дип хәбәр салсаң әгәр.
Көртләр аша ничә чакрым икән,
Синең кыштан минекенә кадәр?
Боз җилгәргән җансыз җилгә каршы
Атлар идем әле йөзем куеп.
Барлыгыңны белсәм, дөньясында
Бер югалыр идем, эзне җуеп.
Тик бер эрер өчен учларыңа
Кар бөртеге булып төшәр идем.
Офыкларда син көткәнне белсәм,
Кар дәрьясын мең кат кичәр идем.
Бозга әйләнсен лә үксез җаным,
Сыкы кунган юлда йөгенсәм...
Сине барыбер эзләп табармын күк
Бураннарга чыгып йөгерсәм.
20.11.2016.
Гөлүсә Батталова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев