Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановка – 70!

Актив, өлкән һәм иң зур стажлы хәбәрчеләребезнең берсе, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановның олы юбилее - 3 гыйнвар көнне аңа 70 яшь тула. Ямьле кыш аенда туган хәбәрчебезнең бөтен тормыш юлы матур: фенолог, географ, тарихчы, китаплар авторы, 40 елга якын хезмәт стажына ия Татарстанның атказанган укытучысы да...

Актив, өлкән һәм иң зур стажлы хәбәрчеләребезнең берсе, Югары Көек авылында яшәүче Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановның олы юбилее - 3 гыйнвар көнне аңа 70 яшь тула.

Ямьле кыш аенда туган хәбәрчебезнең бөтен тормыш юлы матур: фенолог, географ, тарихчы, китаплар авторы, 40 елга якын хезмәт стажына ия Татарстанның атказанган укытучысы да ул. Күз алдына китерегез - үз авылындагы һәр гаиләнең 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән. Ә инде үз урманы булу - үзе бер могҗиза! Кеше гомерендә бер генә булса да агач утыртырга тиеш диләр. Ә монда Югары Көек янәшәсендә ул утырткан агачлар урман булып шаулый. Шул агачлардагы исәпсез сыерчык ояларын, ул яңарткан чишмәләрне дә күзалласак... Кыскасы, 1973 елдан бирле газетабызның аерылгысыз юлдашы булган Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов турында яза башласак, газетаның бер саны гына да җитмәс.

Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы аны бу зур тормыш бәйрәме белән ихлас котлап, тазалык-саулык, сәламәтлек, тынычлык, һәр теләгәнен тормышка ашыруын телибез. Шатлыкларга төренеп, тормыш иптәше белән балалар, оныклар куанычына сөенеп, озын гомерле булып яшәргә язсын.

Бәхетле бул, Габдуллаҗан абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев