Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пар канатлар – тормыш бизәге

25, 45, 50, 55 - карап торышка гади саннар кебек. Тик шушы саннар эченә никадәр сер, шатлык, хәсрәт, тормыш мизгелләре яшеренгән. Кышлау мәдәният йортында узган "Пар канатлар" дип исемләнгән чарага югарыда санап кителгән гаилә стажына ия булучылар чакырылган иде. 25 ел бергә гомер итүче Зөлфия һәм Илнур Сәләховлар, 45 еллык...

25, 45, 50, 55 - карап торышка гади саннар кебек. Тик шушы саннар эченә никадәр сер, шатлык, хәсрәт, тормыш мизгелләре яшеренгән.
Кышлау мәдәният йортында узган "Пар канатлар" дип исемләнгән чарага югарыда санап кителгән гаилә стажына ия булучылар чакырылган иде. 25 ел бергә гомер итүче Зөлфия һәм Илнур Сәләховлар, 45 еллык гаилә стажына ия Венера һәм Фоат Җиһаншиннар, 50 ел бергә яшәүче Зунирә белән Фидаиль Әхмәтовлар, 55 ел иңне-иңгә куеп тормыш сукмагыннан атлаучы Фоадия һәм Рәдип Хәкимовлар бу көнне сәхнә кунаклары булдылар. Ике сәгать эчендә гаиләләр авылдашларын тагын бер кат сокландырдылар. Алай гына да түгел, ял иттерделәр. Шунысы игътибарга лаек, бернинди дә ясалмалык булмады биредә. Чөнки һәр дүртесе дә авылдашлары күз уңында ихтирамга ия булган гаиләләр иде. Алып баручы Зөлфия Шакированың сорауларына да бары тик ихлас җаваплар гына ишетелде.
Фоадия белән Рәдип абый Хәкимовлар. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Рәдип абый Оренбург якларына чыгып китә. Нинди генә матур кызларны очратмасын, күңеле Фоадиясе янына ашыга. 1961 елда гаилә коралар. Фоадия апа гомер буе почта бүлегендә элемтәче булып эшли, Рәдип абый торакторда. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер һәркайсының үз тормышы, үз юлы. Гомер юлында очраган кыенлыкларны уртага салып хәл итәләр.
Зунирә һәм Фидаил Әхмәтовлар Яңа Өҗем авылында гомер итәләр. Гомер йомгагын акрын гына сүтә башлауга, Зунирә апаның күзләре яшьләнде. Икесе дә "Атказанган колхозчы" исеменә лаек булган Әхмәтовлар дүрт кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Ул елларны искә алып Зунирә апа: "Фидаилгә рәхмәтлемен. Апам вафат булгач, аның дүрт кызын җитәкләп өйгә кайтып кергәч (кечкенәсе яшь ярымлык), бер сүз әйтмәде. Бар чыгып китегез, дисә дә берни эшли алмас идем", - дип яратып Фидаил абыйга карады ул. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп гомер кичерә алар. Зунирә апа 41 ел фермада хезмәт куя.
Венера белән Фоат Җиһаншиннарны тыңлаганда да гомер буе балаларга белем биргән Венера апага нык терәк булган Фоат абыйга карап сокланып утырдым. Ул үзе дә җор телле булып чыкты. Алып баручының: "Фоат абый, Венера апаның иң яраткан сыйфаты нинди?" - дигәнгә ул елмаеп: "Дәшмәве", - дип җаваплады. Зал да рәхәтләнеп көлде. Ә Венера апа буш вакытларында шигырьләр, мөнәҗәтләр яза. Әлеге гаиләнең тагын бер сыйфатын әйтеп китәргә кирәктер. Фоат абый бабасының кул эшләрен дәвам итүче. Орчык кора, тукмак, балта, чүкеч саплары ясый. Бүгенге көндә улы Фәнилнең дә кулыннан килмәгән эше юк. Өйдәге һәр әйбер алар куллары белән эшләнгән.
Зөлфия һәм Илнур Сәләховлар, икесе дә укытучылар. Өйдә дә, эштә дә бергә алар. Хәер, эштә дә бергә дип әйтү дөрес тә булмас, Илнур абый кичә барышында алып баручының соравына җавап итеп: "Өйдән бергә чыгып китеп, мәктәпкә бергә килеп керсәк тә, көн дәвамында мин аны күрмим дә. Кайтыр вакыт җиткәч кенә, пәйда була", - дип елмайды. Гомумән, аларның сөйләгәннәрен елмаймыйча тыңларга да мөмкин түгел. Илнур абыйның укытучы һөнәрен сайлау һәм дә Зөлфия апа белән танышу мизгелләре дә кызыклы. Рәхәтләнеп, аларга сокланып тыңладык.
Әйе, Һәр гаиләнең үз тарихы, үз дөньясы, үз сере. Тик шунысы бәхәссез, аларның һәркайсыннан җылылык бөркелә. Әлеге гаилә учагы тиз генә сүрелмәсен дә, балаларына, якыннарына кирәк, терәк булып, иңне-иңгә куеп, озак еллар пар канатлар булып яшәргә язсын аларга. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев