Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Профсоюз юлламасы: 994 сумга ял итеп буламы?

Республикада профсоюзлар карамагында булган 5 сәламәтләндерү үзәгендә ел дәвамында 50 меңләп кеше ял итә. Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән махсус программа да гамәлдә. Моның өчен дәүләттән акча да бүленә. Дәүләтнең икътисади хәлен билгели торган төп билгеләрнең берсе - ул халыкның сәламәт булуы. Сәламәт гаиләдә генә шундый ук...

Республикада профсоюзлар карамагында булган 5 сәламәтләндерү үзәгендә ел дәвамында 50 меңләп кеше ял итә. Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән махсус программа да гамәлдә. Моның өчен дәүләттән акча да бүленә.


Дәүләтнең икътисади хәлен билгели торган төп билгеләрнең берсе - ул халыкның сәламәт булуы. Сәламәт гаиләдә генә шундый ук тупырдап торган балалар туа һәм үсә, сәламәт акыллы һәм физик яктан нык булган кешеләр генә хезмәт куя, эшли, сәнәгатьне үстерә. Халык сәламәт булганда аның матди хәле дә яхшырак, чөнки акчасын дарулар сатып алуга, хастаханәләр юлын таптауга түкми. Милләтнең сәламәтлеген саклау - дәүләт дәрәҗәсендә булган төп мәсьәләләрнең берсе.


Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирүче программа 2004 елдан гамәлдә. Ләкин Татарстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова бу программадан тулысынча канәгать түгел. Чөнки анда ял итү-сәламәтләндерү үзәкләре конкурс аша сайлап алына, бу исә, үз чиратында, сайлап алу мөмкинлеген киметә, дигән фикердә ул.


Хөкүмәт карары нигезендә, быел сәламәтләндерү йортларында ял итүнең 1 көне 994 сум торачак.


"Безнең республикада төн куну 1 мең сум тирәсе торган кунакханәне табуны мин күз алдына китерә алмыйм. Әле бит сәламәтләндерү үзәгендә 3 тапкыр ашату, дәвалану да каралган", - ди Татьяна Водопьянова Хөкүмәтнең карары белән килешмичә.


Билгеле инде, арзан бәягә күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфаты да югары була алмый. Мисал өчен, Азнакай районы нефтьчеләре сәламәтләндерү учреждениесе тендерда һәрвакыт иң түбән бәяләр тәкъдим итү нәтиҗәсендә җиңеп чыга. Әмма моңа карап кына, сәламәтләндерү үзәгенә барырга теләүчеләр саны артмый, ди Профсоюзлар федерациясе рәисе. Түбән бәяләр булу өстенә, профилакторийның Азнакай шәһәрендә урнашуы, биредә сәламәтләндерү чаралары чикле булуы да үз ролен уйный. "Азнакай ерак урнашканга, Казанда яшәүчеләр, күп очракта, ул тәкъдимнән баш тарта", - ди Татьяна Водопьянова.


Юлламаларның бәясе бер хәл. Ә аны ташлама белән алу өчен никадәр документ туплау да "авырткан җир" булып тора. Мисал өчен, гаилә әгъзаларының барысының да керемнәре хакында белешмә, балаларның туу турында таныклыклары, башка җирдә яшәүче гаиләнең бүтән әгъзалары кертемнәре хакында белешмә һәм башка документлар таләп ителә. Өстәвенә, кайбер белешмәләрнең гамәлдәге вакыты чикле.


2016 елдан Татарстанда сынау рәвешендә "Ял итү" ("Отдохнуть") проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның нигезендә, сәламәтләндерү һәм ял үзәкләренә юлламалар алу берникадәр гадиләштерелде. Таләп ителгән документлар саны да киметелде.


Хәзер сәламәтләндерү аралыгы 14 календарь көнгә кадәр кыскартылды. Элек ул 18 көн иде. Юллама алу өчен хезмәткәргә 20 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Бу - кеше үзе теләгән учреждениедә сәламәтлеген ныгыта ала дигән сүз. Бары 3 ай гына гамәлдә булган пилот проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 342 кеше сәламәтлеген ныгытырга өлгергән. Шуңа да проектны быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәргә дигән карар кабул ителгән.


* Профсоюз әгъзалары ташламалы юлламалар белән сәламәтлекләрен ныгытсын өчен ел саен бюджеттан 10-14 миллион сум акча бүлеп бирелә.
* Адреслы ярдәм кысаларында, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр арасында, соңгы 5 елда, 25 меңнән артык хезмәткәр шифаханәләрдә ял иткән. Моның өчен бюджеттан 440 миллион сум юнәлтелгән.
* 2016 елда ял йортларында сәламәтлекне ныгыту 1098 сум тирәсе булган. 2017 елда бу сумманы 994 сумга кадәр киметү күздә тотыла.
* Статистика мәгълүматлары буенча, сәламәтләндерү һәм ял үзәкләрендә бер көн яшәүнең уртача бәясе 1,5 мең сум тирәсе тора.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев