“Һәр гаилә район газетасын алырга тиеш”
"Моннан тыш, республика матбугаты, балалар өчен басмаларга да язылу кирәк. Компьютер каршында сәгатьләр буенча утырганга караганда, уку иң файдалы шөгыль." Олы Әтнә мәктәбенә укучылар белән очрашуга кайткан татар галимнәре беравыздан шул сүзләрне кабатлады. Якташларыбыз - «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Тахир Сабирҗанов, күренекле татар галимәсе, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих...
"Моннан тыш, республика матбугаты, балалар өчен басмаларга да язылу кирәк. Компьютер каршында сәгатьләр буенча утырганга караганда, уку иң файдалы шөгыль."
Олы Әтнә мәктәбенә укучылар белән очрашуга кайткан татар галимнәре беравыздан шул сүзләрне кабатлады. Якташларыбыз - «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Тахир Сабирҗанов, күренекле татар галимәсе, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерова, шулай ук галимнәр - тарих фәннәре докторы, Фәнннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор, археолог Фаяз Хуҗин белән татар галиме, язучы, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Нуруллин катнашында булган очрашу барышында сүз татар теле, шулай ук татар милләте һәм аның бүгенге көндә тоткан урыны турында барды. Очрашуны китапханәче Розалия Хөсәенова алып барды.
"Милләтебез һичшиксез олы хөрмәткә лаек. Бу хакта онытмасагыз иде. Тиздән сез дә мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарсыз. Гаилә кору турында уйлый башларсыз. Шуны истә тотсагыз иде - ничек кенә булмасын, тормыш иптәше буларак үз милләт кешесен сайларга кирәк. Һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Татарларны элек-электән чиста, пөхтә милләт буларак хөрмәт иткәннәр. Икенче милләт вәкилләре белән буталышып, аны вакламыйк. Милләтебезне бербөтен итеп саклыйк", - дип үз фикерләрен белдерде Тәэминә ханым. "Халкыбызның киләчәге бармы? Хәлебез бик мөшкел бит. Авыллар бетеп бара. Ә авылым бетсә - мин кем булып калам? - дигән сораулар соңгы вакытта бик борчый, - дип галимәнең сүзләрен дәвам итте Фаяз Хуҗин. - Шәһәрләр үсә - Казан үсә, Чаллы, Түбән Кама, Зәй үсә - авыл бетә. Ә бит безнең тамырлар авылдан чыккан. Зур дәүләтләрне авыл тоткан. Шагыйрь, галимнәребез авылдан чыккан. Шуңа да авыл бетәргә тиеш түгел. Моның өчен без барыбыз да кулдан килгәнчә тырышырга тиеш. Авыл исән булса - милләтебез дә исән булыр. Милләтебезне саклауда бөтен өмет сездә, яшьләр. Компьютердан алган мәгълүматларга гына таянмагыз - укыгыз. Район газетасын алдырыгыз, кызыксыныгыз, яңалыклардан хәбәрдар булыгыз. Татар әдәбиятын укыгыз. Аны укымаган кеше татарча сөйләшә дә, фикерли дә алмый. Татар теленнән курыкмагыз. Тарихыбызны өйрәнегез - тарихны белүебез белән көчле милләт без. Шуны онытмагыз", - диде ул сүзен тәмамлап. Үзе физик, үзе лирик Ринат Нуруллинның чыгышын да укучылар зур игътибар белән тыңлады. "Бөек буласыгыз килсә - иҗат белән шөгыльләнегез", - диде ул. Шул ук вакытта үзенең китаплары белән дә таныштырып узды. Язучы биргән сорауларга дөрес җаваплар биргән укучылар автограф белән китапны бүләккә алды.
7 сыйныф укучылары Ильвина Галиева һәм Булат Мөхәмәдҗановның Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп башкаруы очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.
"Олы Әтнә мәктәбе элек-электән мактаулы мәктәпләрдән саналды. Әле без укыган чакларда мәктәпнең данлыклы директоры Әхмәт Шәрипов, укытучылар Фоат Фазлыев, Камил Закиров, Рәхимә Галимҗанова исемнәре бөтен республикага таныш иде. Югары уку йортының журналистика факультетына укырга кергәндә Камил Закиров кабул итү коммиссиясенең әгъзасы булып торуы да истә. Мәктәбегездә татар теленә булган хөрмәт, сезнең татар телендә аралашуыгыз шатлык хисләре уята. Арагызда әнә шундый талантлы балалар булуы сөенеч өстенә сөенеч", - дип үз кичерешләре белән уртаклашты Таһир Сабирҗанов. "Журналистлар арасында узучы "Бәллүр каләм- 2017"номинантлары арасында безнең "Мәгариф" журналы белән беррәттән "Әтнә таңы" газетасы булуы якташыгыз буларак безнең өчен дә зур горурлык. Алар һичшиксез җиңүгә лаек", - диде ул.
Җылы, рәхәт очрашу булды бу. Милләтпарвәр ватандашларыбыз белән күрешүләр ешрак булсын иде дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев