Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов: Әтнә уңышларында "Ленин"нарның өлеше ифрат зур

«Ленин» хуҗалыгында да 2016 ел эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды. Төп доклад белән хуҗалык рәисе Илгиз Вильдан улы Хәйруллин чыгыш ясады. Башта ук: - Төп күрсәткечләребез - керем, саф табыш алу һәм рентабельлек, - дип ассызыклады ул. Һәм шул нигездә хуҗалык итүнең аерым өлкәләрен - терлекчелек, игенчелек, үсемлекчелек һәм машина-трактор паркы...

«Ленин» хуҗалыгында да 2016 ел эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды.

Төп доклад белән хуҗалык рәисе Илгиз Вильдан улы Хәйруллин чыгыш ясады. Башта ук:

- Төп күрсәткечләребез - керем, саф табыш алу һәм рентабельлек, - дип ассызыклады ул. Һәм шул нигездә хуҗалык итүнең аерым өлкәләрен - терлекчелек, игенчелек, үсемлекчелек һәм машина-трактор паркы эшчәнлекләрен анализлап үтте.

Узган 2016 елны "Ленин" 291 миллион сумга якын керем белән тәмамлаган. Дәүләт биргән субсидияләрне дә исәпләсәк, саф табыш - 68 миллион сумнан артып киткән. Шактый зур саннар болар. Моны чыгымнар яссылыгында күзаллау тагын да зуррак эффект бирә. Әйтик, яңа техника алуга гына 37 миллион сумлап акча тотканнар. Гомумән, колхозчы эшчәнлеген җиңеләйтүгә, яңа төр җиһазлар һәм транспорт алуга игътибар бик зур биредә. Моны баш инженер Таһир Садриев тә билгеләде.

- Машина-трактор паркын 33 миллион 760 мең сумга яңарттык, - диде һәм эшләнгән хезмәтләрне санап узды. Бу очракта бөтен республикада шау-шу тудырган, душлы, бәдрәфле җылы мастерской булдыруларын, гараж территориясендә 6000 квадрат метр мәйданны бетонлап чыгуларын гына да әйтү җитәр иде. Хәер, моннан унбиш еллап элек үк биредәге машина-трактор паркына колхозчыларның җиңел машиналарда килеп, комбайн, трактор, машина кабинасына үрмәләүләрен күреп таң калуыбыз истә. Үзеннән-үзе хуҗалыктагы хезмәт хакы күләме хакында сорау баш калкыта. Узган елны ул бер колхозчыга уртача 24 мең 554 сум тәшкил иткән. Моңа барлык керемнәрнең 25,8 проценты, ягъни, 75 миллион 134 мең сумы тотылган. Бик күп бит!

Шулай да хуҗалык рәисенең: "Саннар арасында куандыра да, уйландыра торганнары да бар", - диюеннән чыгып, эшчәнлекләренә тәнкыйть күзлегеннән карыйлар дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Илгиз Хәйруллин: "Безгә алга киткән күрше-тирә хуҗалыклардан үрнәк алырга кирәк", - диде. Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов та "Ленин" эшчәнлеген данлыклы "Урал", "Ваһит" хуҗалыклары яссылыгында чагылдырды. Эшләнеп җитмәгән өлкәләр, алып бетермәгән сумнар болай аеруча ачык чагыла икән. Хуҗалык рәисе үзе дә: "Соңгы елларда хезмәтебездә ниндидер тынлык хөкем сөрде. Икътисадны тагын да күтәреп, агымдагы елны тагын да уңайрак саннар белән, уңышлы тәмамларга планлаштырабыз", - диде.

- Республиканың чиста авыл хуҗалыгы районнары арасында Әтнәнең тоткан урыны тотрыклы: күп өлкәдә алда барабыз. Районнар рейтингында - без беренче урында. Монда сезнең, ленинлыларның өлеше дә ифрат зур. Ихлас рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы.

Яңа гына хуҗалыкның баш зоотехнигы булып эшли башлаган Руслан Наил улы Фәйзрахманов чыгышы үзенчәлекле булды.

- Иң зур кимчелегебез - сыерларның бракка чыгуы күп булу һәм бозау алуның ким булуы, - диде. Дөрестән дә, алар берсен икенчесе тудыра дияргә дә була. Баш зоотехникның: "Агымдагы елны ук бу кимчелекләрне бетерербез", - диюе ышанычлы яңгырады.

Баш агроном Әнәс Идрис улы Хәйруллин рапс игүдән һәм люпиннән зуррак уңыш алырга планлаштыруларын җиткерде.

- Гомумән, орлыкларның сортларын яхшыртырга кирәк. Хәзер күбрәк корыга чыдам сортлар булдыру мөһим - дип ассызыклады.

Авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова чыгышы җыелыштагы зал шыгрым тулы халыкны тагын да җанландырды. Шулай булмый ни, эшләнгән эшләр, эшләнәселәр - хәзер халыкның үз катнашында да уза. Бу очракта күз алдында үзара салымны тотам. Моннан гына дәүләт биргән субсидия белән бергә 5 миллион 560 мең сум акча кергән. Ә бу исә, вак таш җәелгән юллар, зират әйләнәләре, янгын сүндерү гидрантлары, су торбалары һәм счетчиклары һ.б. дигән сүз. Быел исә Бәрәскәдә күл буйларын төзекләндерүгә тотынырга уйлыйлар. Авыл җирлеге башлыгы:

- Мәктәпне урта уку йорты буларак, Габделәхәт Гыйлемханович, сезнең ярдәм белән саклап калдык, - дип тә билгеләде. Бу уңайдан район башлыгының җавап сүзе үтемле яңгырады.

- Авыл җирлегендә демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Югыйсә бу проблема кабат баш калкытачак, - диде. Дөрестән дә, бу проблема үтә дә кискен, монда гына да түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та юкка гына: "Һәр гаиләдә өчтән дә ким бала булмасын иде", димәде.

Авыл җирлегендәге тагын бер куанычлы хәл - шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны арту белән бәйле. Ел саен диярлек 10-15 башка булса да арта икән. 4, 5 кенә түгел, 6, 7 сыер асраучылар күп. Узган ел берәү 8 сыер асрап, дәүләттән 200 мең сум күләмендә субсидия алган. "Быел тагын 5 хуҗалыктан шундый гариза керде", - ди җирлек җитәкчесе.

Участок инспекторы Альмир Марсель улы Хөсәенов чыгышын да халык нык кызыксынып, игътибар белән тыңлады. Әллә инде җыелыш алдыннан кайбер егетләрнең: "Нәрсә турында сөйлисез? Исемнәр әйтеләме анда?", дип кызыксынуларына, "Менә игътибар белән тыңлагыз. Шунда ишетәсез инде", дип җавап бирүе шулай тәэсир иттеме?!

- Җинаятьләрнең күбесе социаль-икътисадый юнәлештәгеләр. Күбесе гражданнар уяулыгы аркылы ачыла... Моннан тыш, компьютер уеннары белән бәйле, балаларга тәэсир итүче җинаятьне дә искә алмыйча кала алмыйм. Бу хакта район газетасында да язылды. Зинһар өчен, балаларыгызга күз-колак булыгыз, - дип тә кисәтте участок инспекторы.

Иң күңелле мизгелләрнең берсе - хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды. Шул исәптән, Өшкәтәдә бер дигән, заманча медицина пункты булдыруда башлап йөргән Илдар Сәгъдиевне дә зурладылар. Район башлыгы да аңа ихлас рәхмәтләрен җиткерде. "Ленин"да, гомумән, хезмәт кешесен хөрмәтли дә, бүләкли дә беләләр. Анысын фотолар да дәлилли.

Җыелыш әнә шул рухта тәмамланды. Соңыннан "Ленин" халкы рәхәтләнеп Ришат Фазлыйәхмәтов концертын карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев