21 февраль 2017 яңалыклары
-
“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”
Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...
-
Арыда - "Могҗизалар кыры"
20 нче февраль көнне Ары мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара тел көненә карата "Могҗизалар кыры" уены уздырдылар. Уенда катнашучылар - Гөлнур, Гөлфия, Гөлира, Әлфирә, Наҗия, Диләрә үзләрен интеллектуаль яктан башкалардан өстен, тырыш итеп күрсәттеләр. Хөкемдар Миләүшә Вәлиева үзенең гаять гадел булуын тагын бер кат раслады. Фидаил Кадимов уен мизгелләрен...
-
Чаллыда алма белән тончыккан бала комадан чыккан
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар, дип хәбәр иттеләр. (Казан, 21февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр ителгән иде. Бүген иртән бала комадан чыккан һәм аңына килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсеннән бала...
-
Ютазыда машина бәрдереп үтергән 26 яшьлек хатын-кызның ике баласын кем сыендырган?
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәгән, ике көн элек машина бәрдергән 26 яшьлек Гүзәл Шакированы бүген җир куенына салалар. Мәрхүмәнең ятим калган ике баласын әлегә әниләренең ике туганы үз гаиләләренә сыендырган. Бу хакта Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов сөйләде. Юл һәлакәте узган якшәмбе төнге...
-
Кар төшеп, машинаны изгән
Мамадышта яшәүченең "Toyota" машинасына түбәдән кар төшеп, зыян китергән. Азин урамында куелган машинаның түбәсе изелгән. Автомобиль хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбур булган. Артык борчу-мәшәкать ясамау өчен сак һәм игътибарлы булыгыз.
-
Әзербәйҗан кызы Назлу: "Татар телен яраттым"
Мин милләтем буенча әзербайҗан кызы. Узган уку елында без Әтнәгә кайтып урнаштык. Мин мәктәптә укый башладым.Сыйныфташларым белән татарча аралашырга тырыштым һәм тиз арада татар телендә сөйләшә дә башладым. Бәлки моңа татар теле белән әзербайҗан телендәге охшашлыклар да ярдәм иткәндер .Бүген без халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә оештырылган "Тел...
-
Әтнәләр бер күрүдә генә гашыйк булмыйлар
Әтнә халкын роматик булмауда гаепләүчеләр дә табылыр, бәлки. Тик газета сайтындагысораштыру нәтиҗәләре шундыйрак фикер ясарга этәрә. "Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасызмы?" дигән соравыбызга 68,3 процент сораштырылучы "Әкият ул" дип җавап биргән. 60 респодентның 41е бу! Әле моңа "Юк" дип җавап биргән 4 кешене - 6,7 процентны да өстәргә була. Респодентларның...
-
Әтнәгә кара каргалар кайтты
Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар Әтнәгә кайтты. .Ниһаять, язга да күп калмады. Кара каргаларны күргәч, яз исе килә башлады. Тормышыбызга бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсеннәр иде алар.
-
Смартфоннан ток сугып, 8 яшьлек кыз бала үлгән
Бөек Новгород шәһәрендәге фатирларның берсендә әнә шундый фаҗига теркәлә.
-
Олы Мәңгәр мәктәбендә башлангычлар ярыша
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы старт алды, дип язалар Олы Мәңгәр мәктәбе сайтында.
-
Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште
Республика башкаласында районнарның 30лап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Бүген Актаныш, Буа сыман якташлык хәрәкәте бай тарихка ия районнар булган кебек, әле берләшеп кенә килүчеләр дә, андый уртак җәмгыятьтән мәхрүм райондашлар да юк түгел. Татарстанда быел Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы төзелде. Бу хакта узган ел республика Муниципаль берәмлекләр советында үткәрелгән киңәшмәдә килешенгән...
-
Батыр булу авырмы - "Әтнә таңы" (ФОТОЛАР)
Акция Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2009 елда игълан ителгән "Батырлык дәресләре" акциясе матур бер традициягә әйләнде. Әлеге чара гражданнарны югары патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга тугрылык һәм гражданлык буручын үтәүгә әзерлекне булдыру максатыннан чыгып уздырыла. 13- 23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә,...
-
Әтнә сәнгать мәктәбе укучылар рәсем ясады (фотоларда)
ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан Әтнә район сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар татармультфилҗмы аниматорлары белән очраштылар. Укучылар биредә төрле суратләр - район гербында ясадылар. Балалар белән очрашуга килхчеләр: "Укучыларыгыз бик сәләтле, рәсемнәрне бик тиз, шул ук вакытта матур итеп тә ясадылар", - дигән фикердә калдылар.
-
Район туры узды
Дүшәмбе көнне Олы Әтнә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең район туры узды. Укытучылар күрсәткән мастер-классларны караганнан соң, җиңүчеләр билгеләнде. I урында - Комыргуҗа урта мәктәбе укытучысы Клара Шәмсетдинова, II урында - Бәрәскә мәктәбе укытучысы Зөлфия Хәйретдинова, III урында -Күшәр төп мәктәбе укытучысы Сәлиха Сәмигуллина. I урынны...
-
Яңа Әтнәдә – скважина
Яңа Әтнә авылында быел "Чиста су" программасы буенча су кертеләчәк, дип хәбәр иткән идек. Эшнең башланганын да хәбәр итәбез. "Программа буенча скважина казылды. 52 метр тирәнлектә казылды, 44 метрында су бар. Су сыйфатын тикшерү өчен анализга җибәрелде, беренчел нәтиҗәләр суның әйбәтлеген күрсәтә, төгәлен хәбәр итәрбез..."- диде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил...