Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әзербәйҗан кызы Назлу: "Татар телен яраттым"

Мин милләтем буенча әзербайҗан кызы. Узган уку елында без Әтнәгә кайтып урнаштык. Мин мәктәптә укый башладым.Сыйныфташларым белән татарча аралашырга тырыштым һәм тиз арада татар телендә сөйләшә дә башладым. Бәлки моңа татар теле белән әзербайҗан телендәге охшашлыклар да ярдәм иткәндер .Бүген без халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә оештырылган "Тел...

Мин милләтем буенча әзербайҗан кызы. Узган уку елында без Әтнәгә кайтып урнаштык. Мин мәктәптә укый башладым.Сыйныфташларым белән татарча
аралашырга тырыштым һәм тиз арада татар телендә сөйләшә дә башладым. Бәлки моңа татар теле белән әзербайҗан телендәге охшашлыклар да ярдәм
иткәндер .Бүген без халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә оештырылган "Тел - тарих көзгесе" исемле китап күргәзмәсе белән
таныштык.Китапханәче Розалия Камиловна безгә бик матур һәм аңлаешлы итеп туган тел турында сөйләде, күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды, безгә
укырга тәкъдим итте, татар теленә багышланган матур шигырьләр укыды. Минем татарча сөйләшергә өйрәнүемне мактавына да бик шатландым. Мин үз туган
телемне дә, татар телен дә бик яратам. Үземне мәктәптә иң күп телләр белүче дип саныйм, чөнки мин сигез телдә аралаша алам .Һәр халыкның үз теле үзенә
якын һәм кадерле. Бары тик үз телеңне яратырга һәм саклый белергә кирәк.

Фото чыганак: filmonlain.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев