Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы старт алды, дип язалар Олы Мәңгәр мәктәбе сайтында.
Аның кысаларында башлангыч сыйныф укучыларын көн саен интеллектуаль, командалар уеннары һәм ярышлары көтә. Аны 1-4 сыйныф укучылары белән Зөлфия Гомәр кызы Муллагалиева уздыра. Укучылар ике - "Чисталык" һәм "Йолдызлар" командаларына бүленеп төрле биремнәр чишәләр: сүзләр төзиләр, экологик мәсьәләләр чишәләр, капитаннары үзара ярыша.
Нет комментариев