21 февраль 2017 яңалыклары
-
Китап яратучылар –С.Хәким музеенда
Дүшәмбе көнне районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап сөючеләргә бүләк ясадылар. "Китапханәбезнең ин актив өлкән буын укучыларыбыз белән Халыкара туган тел көне уңаеннан С.Хәким музеена сәяхәткә бардык. Музей директоры Луиза апа Шәмсиеваның чыгышын тыңлап, шагыйрьнең иҗаты белән тагын бер кат танышып кайттык", - дип хәбәр итте безгә китапханәче Гөлнур Шәйхетдинова.
-
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов: Әтнә уңышларында "Ленин"нарның өлеше ифрат зур
«Ленин» хуҗалыгында да 2016 ел эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды. Төп доклад белән хуҗалык рәисе Илгиз Вильдан улы Хәйруллин чыгыш ясады. Башта ук: - Төп күрсәткечләребез - керем, саф табыш алу һәм рентабельлек, - дип ассызыклады ул. Һәм шул нигездә хуҗалык итүнең аерым өлкәләрен - терлекчелек, игенчелек, үсемлекчелек һәм машина-трактор паркы...
-
Динә– җиңүче!
Күшәр төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Әскарова Динә Удмуртия милли китапханәсенен әдәбият һәм чит телләр бүлеге оештырган "Перевод в поле многоязычия" бәйгесендэ катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Бу бәйге кысаларында Динә инглиз теленнән татар теленә әкият тәрҗемә иткән иде. Житәкчесе - Хашимова И.Ш.
-
Әтнәләргә кабат дәүләт хезмәте турында
Яңалык Кабат дәүләт хезмәте турында Электрон рәвештә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү турында соңгы вакытта еш язабыз. Мондый хезмәтнең Бердәм порталы аша миграция хезмәте белән бәйле проблемаларны чишү мөмкинлеге дә бар икән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Лира Фәгъмеева белән сөйләшәбез. Әлеге хезмәт аша миграциягә...
-
Илһам Шакиров шаярта да ул...
Илһам Шакиров: "Ишекне ябыгыз, суык керә!" Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров бүген юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан. "Илһам абыйның машинасы килеп туктауга, барыбыз да урамга чыктык. Чиратлашып Илһам абый белән фотога төштек", - диде "Интертат.ру" электрон газетасы хәбәрчесенә филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова....