Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда - "Могҗизалар кыры"

20 нче февраль көнне Ары мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара тел көненә карата "Могҗизалар кыры" уены уздырдылар. Уенда катнашучылар - Гөлнур, Гөлфия, Гөлира, Әлфирә, Наҗия, Диләрә үзләрен интеллектуаль яктан башкалардан өстен, тырыш итеп күрсәттеләр. Хөкемдар Миләүшә Вәлиева үзенең гаять гадел булуын тагын бер кат раслады. Фидаил Кадимов уен мизгелләрен...

20 нче февраль көнне Ары мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара тел көненә карата "Могҗизалар кыры" уены уздырдылар. Уенда катнашучылар - Гөлнур, Гөлфия, Гөлира, Әлфирә, Наҗия, Диләрә үзләрен интеллектуаль яктан башкалардан өстен, тырыш итеп күрсәттеләр. Хөкемдар Миләүшә Вәлиева үзенең гаять гадел булуын тагын бер кат раслады. Фидаил Кадимов уен мизгелләрен фотосурәтләрдә мәңгеләштерде, рәхәтләнеп карый аласыз. Барысына да зур рәхмәт. Ары халкы, сезгә дә рәхмәт! Гел шулай елмаеп, шатланып яшәгез! Ары авылы мәдәният йортыннан әнә шундый хәбәр һәм теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев