Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр булу авырмы - "Әтнә таңы" (ФОТОЛАР)

Акция Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2009 елда игълан ителгән "Батырлык дәресләре" акциясе матур бер традициягә әйләнде. Әлеге чара гражданнарны югары патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга тугрылык һәм гражданлык буручын үтәүгә әзерлекне булдыру максатыннан чыгып уздырыла. 13- 23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә,...

Акция

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2009 елда игълан ителгән "Батырлык дәресләре" акциясе матур бер традициягә әйләнде.

Әлеге чара гражданнарны югары патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга тугрылык һәм гражданлык буручын үтәүгә әзерлекне булдыру максатыннан чыгып уздырыла. 13- 23 февраль көннәрендә узган акция барышында ветеран полицейскийлар белән очрашулар, полиция хезмәткәрләре катнашында кичәләр үткәрелә, ачык ишекләр көне игълан ителә.

Әлеге акция кысаларында Олы Әтнә мәктәбенең 8 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Резеда Бәширова Әтнә эчке эшләр бүлегендә кунакта булдылар.Биредә алар балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Дамир Һадиев, полиция ветераны Эдуард Гариповның чыгышларын тыңладылар, шулай ук ату кораллары белән таныштылар. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Римма Нурмөхәммәтова полиция хезмәткәре булырга кайда укырга мөмкин булуы турында сөйләде. Укучылар эчке эшләр бүлеге музеенда да булдылар, андагы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Шулай ук бүлекнең машиналар паркында да булдылар.

Укучылар өчен иң кызыгы исә Әтнә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән очрашу булгандыр. Ул биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән якыннанрак таныштырды, эштәге кайбер нечкәлекләргә тукталып узды. Ленар Әнәс улына бик күп сораулар да бирелде. Алар арасында эшкә дә, шәхси тормышка да кагылышлылары бар иде. Егет - кызлар биргән һәр сорауга җитәкче чын ихластан җавапларын кайтарды. Ә бу исә ике укучылар белән җитәкче арасын бигрәк тә якынайтты.

Укучылар шулай ук полиция бүлегенең машина паркы белән дә таныштылар. Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге җәмәгать советы белән берлектә оештырган әлеге очрашудан һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев