Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район оешканнан бирле алдынгы терлекче

Күлле Киме авылында яшәүче Булат Зиннур улы Хәмидуллин турында бик күпләр хәбәрдар. Башта - "Күлле Киме", соңрак "Дусым" хуҗалыгының алдынгы терлекчесе булып танылды. Ул эшләгән чорда симертү терлекләреннән тәүлек­лек 1 килограммнан артык үсеш алу гадәти күренешкә әйләнде. - Әнием Фәймә бик ты­рыш, гадел терлекче иде. Мин кечкенәдән аңа ияреп фермага...

Күлле Киме авылында яшәүче Булат Зиннур улы Хәмидуллин турында бик күпләр хәбәрдар.
Башта - "Күлле Киме", соңрак "Дусым" хуҗалыгының алдынгы терлекчесе булып танылды. Ул эшләгән чорда симертү терлекләреннән тәүлек­лек 1 килограммнан артык үсеш алу гадәти күренешкә әйләнде.
- Әнием Фәймә бик ты­рыш, гадел терлекче иде. Мин кечкенәдән аңа ияреп фермага бара идем. Әнигә булышып йөри торгач, терлеккә мә­хәббәт тәрбияләнгән, күрәсең, - дип хәйләкәр елмая ул.
1973-1974 елларда урта мәктәпне тәмамлагач та фермада эшли, сыерлар торагында ат җигә. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач та, бер ел дәвамында шунда ук эшли - сыерларга азык кертә. Ә аннан соң әнисе янына бозаулар тәрбияләргә урнаша... "Шуннан китте инде", - ди. 1980 елда өйләнгәч, җәмәгате Резеда белән бергә терлек симертүдә эшлиләр. Арча районы вакытында ук аларның исем-фамилиясен район­ның Мактау тактасына эләләр. 30 елдан артык бер торакта эшлиләр. Симертү терлекләреннән генә түгел, таналардан да тәүлеклек кило ярым үсеш алуның чик булмавын, беренче­ләрдән булып, нәкъ менә ул исбатлады.
- Бер елны таналардан 1600 граммнан артык тәүл­еклек үсеш алдым, - ди.
Данлыклы терлекчедән моның серләре белән уртаклашуын да сорадык. Ә ул кабат елмайды:
- Терлеккә яхшы мө­нә­сәбәт, тиешле тәрбия булырга тиеш, - ди.
Күлле Кимедә төзелүче яңа торак турында ишетеп беләсездер. Әлегә анда таналар тәрбияләнә. Булат Хәмидуллин ике ай чамасы анда да эшләгән, көтүгә чыгып киткәнче 470 баш тана тәрбияләгән. "Ул таналар да шактый зур үсеш бирделәр", дип куана.
Өендә дә 5 баш мөгезле эре терлек асрый. Әйтүенчә, шушы арада ишәергә торалар. Ара ерак түгел, шуңа күрә фермага өйдәгеләрен карап бетереп бара...
Биредә аның әтисен - гомере буе "Комму­низмга" һәм "Әтнә та­ңы"ның актив хәбәрчесе булган мәрхүм Зиннур абый Хәмидуллинны ис­кә алмасам, мәкаләм тулы булмас кебек. Терлекне ул да нык яраткан, Булат Хәмидуллинга да терлекче гены әти-әнисеннән күчкән, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев