Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районнар электрон мәйдан тәҗрибәсен кулланырга тиеш – Алексей Песошин

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәйтелгән утырыш узды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында үткәрелгән чарада министрлыкның 2017 елдагы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлары турында сүз барды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев министрлык карамагындагы дәүләт мөлкәте белән идарә итүдән кергән керемнәр турында хисап тотты. "Гомуми керем күләме 786,13 млн сум тәшкил итә. Аеруча Әлмәт, Чүпрәле, Алексеевск, Зәй, Буа, Нурлат районнарының күрсәткечләре югары", - диде ул. Мөлкәт, җир участоклары сатудан кергән керем күләме кимегән. Ә аларны арендага бирү, дивиденд, җирне куллануның башка юллары аша кергән керем, киресенчә, арткан.

Расширенное заседание коллегии Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан «Об итогах работы Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан в 2017 году и задачах на 2018 год» Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.фото Р.Кадыров.

Премьер-министр Алексей Песошин фикеренчә, дәүләт мөлкәтен, җир ресурсларын нәтиҗәле куллануда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан зур эш башкарыла.

"Бүгенге көндә дәүләт һәм муниципаль милкен кулланудан кергән керем күләме 4 млрд 833 млн сумны тәшкил итә. Ләкин керемне электрон мәйдан ярдәме белән тагын да арттырырга мөмкин. Мөлкәт һәм мөлкәткә хокуклар белән сәүдә иткәндә, электрон мәйдан бик уңайлы, ә аның аша килгән заказлар ышанычлы булачак. Бу тәҗрибәне барлык районнар да кулланырга тиеш", - дип белдерде Алексей Песошин.

Расширенное заседание коллегии Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан «Об итогах работы Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан в 2017 году и задачах на 2018 год» Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.фото Р.Кадыров.

Аның фикеренчә, бу өлкәдә республикада бердәм мәгълүмати система булдырырга кирәк. "Әлеге система мөлкәт белән идарә итүне исәптә тотарга, мөлкәтне тиешле дәрәҗәдә кулланмау очракларын ачарга, предприятиеләргә анализ ясарга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу система муниципаль районнарның килешү процессын тәэмин итәргә тиеш", - диде Песошин. Ул кулланылмый торган яки төзелеше тәмамланмаган, авария хәлендәге объектларга инвентаризация үткәрергә һәм аларның язмышын хәл итәргә тәкъдим итте.

Утырыш ахырында Алексей Песошин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының алдынгы хезмәткәрләрен дипломнар белән бүләкләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155091/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев