Республикабызда соңгы елларда түрәләр демографик уңышларыбыз белән горурланып туя алмады. Күп еллар эчендә беренче тапкыр табигый үсеш күзәтелеп, туучылар исәбе үлүчеләр саныннан артып китте. Әмма бу сөенечле вәзгыять озакка бармас шул. Инде быел ук Татарстанда, 2015 ел белән чагыштырганда, дөньяга аваз салган нарасыйлар исәбе азрак булган.
Белгечләр сүзләренчә, әлегә борчылырга нигез юк. Әмма алга таба туучылар саны тагын да кимергә мөмкин. 90нчы еллар ахырындагы катлаулы демографик вәзгыятьнең нәтиҗәләрен бүген күрергә туры килә. Агымдагы елда, әйтик, республикабыздагы 43 районның нибары 6сында гына узган елдагы күрсәткечләрне арттыра алганнар. Башкаларының, кызганычка, мактанырлыгы юк.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүмати ресурслар секторы баш киңәшчесе Венера Гомәровасүзләренчә, республикабызда иң югары демографик күрсәткечләр 1987 елда күзәтелгән. Әмма бу буын инде беренче сабыйларын тапты, чиратта - икенче, өченче балалар. Хәзер исә әни булу аннан соңгы буын яшенә җитте, алар исә сан буенча да азрак, демографик вәзгыятьне яхшыртырга да ашыкмыйлар.
Башкалабыз Казан - демографик статистиканы яхшыртучыларның берсе. Биредә үсеш 2,1 процент тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта районнарның башкалага үпкәсе дә булуы ихтимал - шәһәр күп очракта туучылар санын алар исәбенә арттыра бит. Башкалага терәлеп торучы районнарда яшәүчеләр сабыйларын Казанга килеп таба, аннары яңадан үзләренә кайтып китә. Өстәвенә, район җирлекләрендә бала табу йортларын да оптимальләштерә башладылар. Узган елда, әйтик, Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре ябылды.
Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова билгеләп узганча, авыл җирендә бала тудыру проблемасы галимнәр тарафыннан өйрәнелеп килә. Элегрәк бит нәкъ менә салалар үрнәк күрсәтеп, ишле гаиләләре белән дан казанган. Сарман, Актаныш, Мөслим, Әлки, Алексеевск районнарында, әйтик, гаиләдә 10-12шәр бала гадәти хәл булган. Хәзер исә авыл җирендә дә әлеге традицияләр югалып бара.
Яшьләрнең өстенлекләре дөрес билгеләнмәгән, ди Флера Илдарханова. Социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы берничә елда беренче балаларын табучылар саны кими бара. Яшьләр гаилә корырга ашыкмый - кызлар 24-25 яшьне кияүгә чыгу өчен иң кулай вакыт дип саный, егетләр 30-35 яшькә кадәр буйдак булып йөрүне кулай күрә. Алар өчен беренче урында - белем алу, икенче - карьера, өченче - ял, дүртенче урында - машина һ.б., бишенче урында гына гаилә. Элегрәк исә хатын-кыз беренче баласын 18-20 яшьтә тапкан.
Белгечләр фикеренчә, илдә, республикада демографияне стимуллаштыручы өстәмә чаралар күрелергә тиеш. Әйтик Пермь краенда 18-24 яшьләрдә беренче тапкыр әти-әни булучыларга 60 мең сум акча түлиләр. Ана капиталын беренче баласын табучыларга бирә башлау да комачауламас иде, дип саный галимнәр. Хәзерге вакытта бер балалы гаилә образыннан 2-3 балалы гаилә образына күчеш башланды. Бу тенденцияне матди яктан хупларга кирәк, ди алар/
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев