19 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Данир Сабиров ялдан кайтуга хастаханәгә киткән?
Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республик клиника хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - ди артист үзе. - Шулай туры килде: икесе дә ялгыш...
-
Янгын сәбәпле, йорт җимерелгән
Иран иле башкаласы Тегеранда янгын чыгып, 17 катлы йорт җимерелде, дип яза Газета.ру.
-
Путин и Медведев поздравили первого Президента Татарстана с юбилеем
На встрече, прошедшей в Кремле, глава государства вручил Минтимеру Шаймиеву подарок - карту древней Тартарии. Президент России Владимир Путин и Премьер-министр Дмитрий Медведев встретились с первым Президентом Татарстана Минтимером Шаймиевым накануне его 80-летия. Об этом сообщается на официальном сайте Кремля. «Я хочу вас поблагодарить и за совместную работу в предыдущие...
-
Рекордтан яңадан демографик упкынга таба? (рейтинг)
Демографик упкыннан үрмәләп чыктык кына дигәндә, якындагы елларда яңасына тәгәрәвебез ихтимал. 90нчы еллар башында күпләп туган балалар инде статистиканы яхшыртуга үз өлешен кертеп бетерде диярлек. Хәзер исә 90нчы еллар ахыры - 2000 еллар башында туган кыз балаларның әни булырга вакыты җитте. Әмма алардан әллә ни рекордлар көтәсе юк - бу...
-
Хаҗга баручылар булса
Дүшәмбе көнне, сәгать көндезге 11.00 дә Әтнә Үзәк мәчетендә Диния назәрәтенең Хаҗ бүлегеннән килгән вәкилләр белән очрашу булачак. «Хаҗга баруга кагылышлы сораулар булса, гомумән, очрашуда катнашырга теләкләре булучыларны шунда көтеп калабыз», - дип хәбәр итә Наил хәзрәт Сәгъдиев.
-
Уйланырга урын бар
Кичә, 19 гыйнвар көнне районның терлекчелек өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләре, белгечләре катнашында махсус җыелыш булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов алып барды. Төп доклад белән чыгыш ясаган районның баш мал табибы Рөстәм Һашимов терлекчелектә технологияләрне төгәл үтәргә кирәклек турында сөйләде. Дөрестән дә, югалтулар әнә шул технологияләрне тиешенчә үтәмәүгә...
-
Авыручылар саны арта
Салкын тиеп авыручылар турында язган идек, мәктәп, балалар бакчаларында иртәнге фильтр узуын да хәбәр иттек. Грипп дигән диагноз куелмаса да, халык арасында "Грипп белән авырыйбыз", дип сөйләшүчеләр еш очрый. Диагнозы диагноз, ә менә салкын тиеп, температура күтәрелеп ятучылар саны арта. Моны район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова да...
-
Олы Әтнә күперен чистарттылар
Район үзәгендә булучылар игътибар иткәндер, Олы Әтнә авылының Совет урамындагы күпернең җәяүлеләр йөри торган өлешен кар баскан иде. Күпергә кергәч ихтыярсыз машина юлына чыга идек. Менә шул җәяүлеләр юлын кардан чистарттылар ир-егетләр. Әлеге эшне авыл җирлеге оештырды, оешма кешеләре ярдәмгә килде.
-
Юл-транспорт һәлакәте шаһитләре - җавап бирегез
6 гыйнвар көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә Биектау районының Калинино белән Яңа Бөреле авыллары арасында прицеплы "Нива" һәм "Форд Фокус" катнашында булган аварияне күрүчеләрне 8-9179-288-906 телефон номерына шалтыратуын сорыйбыз. Фото:v-kurse.ru Чыганак: www.baltaci.ru
-
Әтнәләр Татарстан командаларының спорттагы уңышларына куаналар
КХЛда "яшел дерби" - "Ак Барс" белән Уфа "Салават Юлаев"ы очрашуы һәрвакыт киеренке уза. Бу юлы ул бөтен көткән халәтләрне дә арттырды. Ике клуб икесенә бергә 11 шайба кертте. Төп вакыт 5:5 исәбенә тәмамланды. Казаннар 0:1, хәтта 2:4 исәбе белән оттырып бардылар. Шулай да безнең Артем Лукоянов овертайм башланып бер...
-
Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек...
Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек Заманына күрә авылда. Ярып пешерелгән бәрәңгенең Тәмен тоям һаман авызда. Тәм-том безгә бик күп эләкмәде. Сөтен куйды әнкәй иртәнге, Үзе салган кайнар икмәк куйды, Куйды ярып пешкән бәрәңге. Шөкер, хәзер ач замана түгел. Кулым төрле аш-су пешерә. Ләкин үсмер чакның бәрәңгесе Авыз суларымны китерә... ...Тулып...
-
Казанда автобуслар бәрелешкән
Мәскәү урамында "37"нче маршрут автобусы "35А"ны куып җитеп төрттергән. Яхшы төрттергән, ике пассажир җәрәхәтләр алган. Казанда маршрут автобусларының берсен икенчесе узып, куыша-куыша чабулары инде гадәти хәлгә әйләнеп бара бугай. Аларны да аңларга була - акча артыннан куалар, җитәкчеләре шундый хәлгә куйды бит. Ә шул автобусларга утырып йөрүче шәһәрнең меңләгән, нинди...
-
Әтнә шахматчылары уңышлы чыгыш ясадылар
14-18 гыйнвар көннәрне Казанда шахмат мәктәбенең беренче директоры Прохоров исемендәге турнир узды.
-
“Парклар маршы” җиңүчеләре
Елның-елында ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгы уздырган "Парклар маршы" бәйгесенә районыбыз мәктәпләрендә укучылар яратып катнаша. Язмаларын җибәрәләр, рәсемнәре белән сөендерәләр. Ә иң куанычлысы: "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова районыбызның һәр мәктәбенә килеп, зурлап котлап, укучыларга бүләген биреп китәләр. Киңәшләрен әйтәләр. Быел да шулай булды. 17 гыйнвар көнне "Ашыт"...
-
Унитазга бәбиләп, сабыйны чүплеккә чыгарып атканнар
Удмуртиянең Глазов районында акылга сыймаслык хәл булган. Әни кеше унитазга бәбиләп, иренә сабыйны чүплеккә чыгарып атарга куша. Хәзер бу коточкыч җинаятьнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты ачыклый. Ирле-хатынлы бу адымга өйдән куып чыгарудан куркып барганнар дип фаразлана. 12 һәм 3 яшьлек ике баласы булган гаилә әти-әниләре белән кечкенә генә ике бүлмәле фатирда...