Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия биатлончылары юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Илнең биатлончылар берлеге спортчыларга ярдәм күрсәтәчәк.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Красноярск янында шимбә көнне элеккеге биатлончылар - Светлана Слепцова, Ольга Вилухина һәм Ольга Медведцева юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта "Российская газета" яза. Светлана Слепцова һәм Ольга Вилухинаның сәламәтлегенә зыян килмәгән, ә Ольга Медведцеваның башы җәрәхәтләнгән һәм аңа операция ясалган.

Россия биатлончылар берлеге кирәк булган барлык ярдәмне күрсәтәчәкбез, дип белдерә. Бу хакта Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге директоры Александр Кравцов сүзләренә сылтама белән "РИА Новости" җиткерә.

"Хәзер без әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәбез, вазгыятьне ачыклыйбыз. Бер шиксез, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Алар безнең кеше, без һәрчак спорчыларга ярдәм күрсәтеп килдек һәм күрсәтәчәкбез дә", - дип шәрехли түрә.

Ольга Медведцеваның хәле әйбәтләнгән, аны киләсе атна башында хастаханәдән чыгарачаклар, дип хәбәр итә Красноярск Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Искәртеп үтик, танылган спортчылар белән юл-транспорт һәлакәте 16 сентябрьдә, Красноярск янында булган. "РИА Новости" мәгълүматлары буенча, элеккеге биатлончыларның Бородино шәһәрендә Ольга Медведцева призына узган ярышлардан кайтып килеше булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/17/148445/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев