Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Тимер юллары плацкарт вагонлы билетларга 50 процентлы ташлама кертә

Акциядә быел 28 ноябрьдән - 27 декабрьгә кадәр эчке юнәлештәге барлык поездлар катнаша.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Федераль пассажир компаниясе 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр билетларны плацкарт вагоннарга һәм купе вагоннарының өске ятакларына 50 процентлы ташлама белән сата, дип яза "Известия", Россия Тимер юллары матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ташламаларны искә алып, балалар өчен бәяләр тагын да түбәнрәк, диелгән басма хәбәрендә.

Акциядә быел 28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр, Мәскәү - Назрань һәм Мәскәү - Нальчик фирма поездларыннан тыш, эчке юнәлештәге барлык поездлар да катнаша.

Ташлама юлга түләүдә генә каралган. Өстәмә хезмәтләргә, мәсәлән, урын-җир комплектына, ташлама ясалмый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153308/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев