Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй балаларга бик ошаган

Күлле Киме авыл мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләховадан алган мәгълүматларга караганда, авылда балалар өчен Сабантуй уздырганнар. Биредә җирле мәктәпнең тырышлыгы зур булган. Башта мәктәп лагеренә йөрүче укучы балалар авыл буйлап йөреп, өч көн дәвамында бирнә җыялар. Шунысы кызык, гармунда уйнаучы егет - әле 2 сыйныфта гына укучы Дәниф Хәмитов була....

Күлле Киме авыл мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләховадан алган мәгълүматларга караганда, авылда балалар өчен Сабантуй уздырганнар. Биредә җирле мәктәпнең тырышлыгы зур булган. Башта мәктәп лагеренә йөрүче укучы балалар авыл буйлап йөреп, өч көн дәвамында бирнә җыялар. Шунысы кызык, гармунда уйнаучы егет - әле 2 сыйныфта гына укучы Дәниф Хәмитов була. Татарча көрәш бәйгесендә дә ул баш батыр исемен яулый һәм уенчык машинадан тыш, тере куянга да лаек була. Укытучылар һәм җирле мәдәният хезмәткәрләре бик күңелле уеннар оештырганнар, күмәк биюләрдә хәтта өлкәннәр дә катнашкан. Иң мөһиме - балаларга бик ошаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев