Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Сабантуе: кайда, кайчан, ничәдә?

Сабантуйлары да килеп җитте. 1 июль көнне Сабан туй район үзәгендә, 2 июль көнне авылларда уза.Районда Сабантуй елдагыча Каенсар урманында үтә. Башлану вакыты сәгать 10.00дә. Түбән Бәрәскә авылы сабантуена Азат Кәримов һәм Алинә Прокофьева кайтыр дип көтелә. Башлана 10.30 сәгатьтә. Түбән Көектә - башлана 11.00 сәгатьтә. Югары Көек 1 июль...

Сабантуйлары да килеп җитте. 1 июль көнне Сабан туй район үзәгендә, 2 июль көнне авылларда уза.Районда Сабантуй елдагыча Каенсар урманында үтә. Башлану вакыты сәгать 10.00дә.
Түбән Бәрәскә авылы сабантуена Азат Кәримов һәм Алинә Прокофьева кайтыр дип көтелә. Башлана 10.30 сәгатьтә.
Түбән Көектә - башлана 11.00 сәгатьтә.
Югары Көек 1 июль көнне кичке сабантуй, башлана 18.00 сәгатьтә.
Комыргуҗа сабантуена Зәринә Хәсәншина һәм «Казан егетләре» кайтачак, башлана 11.00 сәгатьтә.
Кышлау һәм Яңа Шашы авыл җирлекләре сабантуе Яңа Шашы авылында уза, башлана 12.00 сәгатьтә, чакырылган кунаклары - «Кызлы йорт» проекты.
Күәм авылы сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана, Казаннан җырчылар кайтуы көтелә.
Дусым авылында 1 июль көнне кичке сабантуй уза, башлана 18.00 сәгатьтә, Лилия Борһанова кайтуы көтелә.
Олы Мәңгәр авыл сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана.
Күңгәр авыл сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана, филармония артистлары кайтуы көтелә.
Күшәр авыл сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана.
Югары Сәрдә авылында 30 июнь көнне кичке сабантуй уза, башалана 17.00 сәгатьтә, филармония артистлары кайтуы көтелә.
Ташчишмә авылы сабантуе 10.00 сәгатьтә башлана, Эльвира Хайруллина кайта.
Иске Өҗем авылында 8 июль көнне авыл көне уза, башлана 19.00 сәгатьтә.
Күлле Киме авыл сабантуе 11.00 сәгатьтә башлана, Альбина Баширова һәм Ленар Нигъмәтҗановлар кайта.
Ары авылы сабантуе сәгать 10.00дә башлана, Азат Фазылҗанов һәм аның иҗат коллективы кайтуы көтелә.
Кече Әтнә авылы сабантуе 10.00дә башлана.
Яңа Җөлби авылында 1 июль көнне 17.00 сәгатьтә кичке сабантуй уза.

Хөрмәтле райондашлар, кунаклар!
Сабантуйларга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев