Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыр, ярдәмчел алар

Районыбызның социаль хезмәткәрләре 8 июнь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районда барлыгы 23 социаль хезмәткәр бар. Алар 140 ялгыз өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтәләр. Барысы 36 авылда. Ялгыз әбиләрнең 24е - хезмәт ветераны, 42се - тыл хезмәткәрләре, 6сы - тол хатыннар, 68е - инвалид­лар. Бер социаль хезмәткәргә алты ялгыз әбине карау...

Районыбызның социаль хезмәткәрләре 8 июнь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Районда барлыгы 23 социаль хезмәткәр бар. Алар 140 ялгыз өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтәләр. Барысы 36 авылда. Ялгыз әбиләрнең 24е - хезмәт ветераны, 42се - тыл хезмәткәрләре, 6сы - тол хатыннар, 68е - инвалид­лар. Бер социаль хезмәткәргә алты ялгыз әбине карау йөкләнгән. Алар атнага ике тапкыр ялгыз яшәүче әбиләрнең хәлләрен белеп торалар, гозерләрен үтиләр.
Елның-елында социаль хезмәткәргә таләпләр дә артып тора. Бүген Һәр социаль хезмәткәр кирәк булса беренче ярдәмне дә күрсәтә белергә тиеш. Ә безнең районда эшләүче хезмәткәрләрнең һәркайсы бу яктан белемле.
Моннан тыш, социаль хезмәткәрләр гаилә һәм балалар белән дә эшлиләр. Районда күп балалы гаиләләр саны - 1360. Шуларда 2711 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. 58 инвалид бала исәптә тора. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре социаль яктан куркыныч саналган алты гаилә белән дә эшлиләр. Төрле чараларда да актив катнашалар. «Изгелек» халык­ка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Яшь туристлар» проекты кысаларында 34 баланы Казан шәһәренә алып барып, биредәге мәдәни, күренекле, истәлекле урыннарда булганнар.
«Наз» хәйрия фонды чакыруы буенча 8 гаиләне дә Казандагы зоопаркка алып барганнар. Һәркемгә дә бик ошаган.
- Бүгенге көндә социаль хезмәткәр булырга теләүчене табуы бик кыен. Әлеге хезмәт сабырлык, түземлелек, өлкәннәрне тыңлый белүне дә сорый, - ди «Изгелек» үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев