Сабыйлар өчен “Яңа ел маҗаралары”
"Кояшкай" балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәренә йөрүче сабыйлар Яңа 2018 елны каршы алдылар. - Барысы 4 төркем: 20 декабрь көнне - 2 кечкенәләр, 21 декабрьдә 2 уртанчылар төркемнәре белән бергә Яңа ел чаралары оештырдык, - ди балалар бакчасының музыка җитәкчесе Альбина Зәйнуллина. Һәр төркемнең бәйрәме аерым уза, тәрбияче апалары...
"Кояшкай" балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәренә йөрүче сабыйлар Яңа 2018 елны каршы алдылар.
- Барысы 4 төркем: 20 декабрь көнне - 2 кечкенәләр, 21 декабрьдә 2 уртанчылар төркемнәре белән бергә Яңа ел чаралары оештырдык, - ди балалар бакчасының музыка җитәкчесе Альбина Зәйнуллина. Һәр төркемнең бәйрәме аерым уза, тәрбияче апалары да теләп катнашалар.
Чараның соңгысын тамаша кылып, фотога төшердек. "Яңа ел маҗаралары" исемле бик күңелле чара булды ул. Хәзер балалар елдан-ел ныграк чаларалар, остаралар, дигән фикер туды. Бернинди каушау юк, сүзләрен өздереп әйтәләр. Ихластыр мәгәр, күзләреннән очкын чәчәләр.
Балалардан бигрәк тамаша кылып утыручы әти-әниләр куанды бугай. Һәрберсе нәниләре өчен сөенеп, телефонына камерага төшереп утырды. Бик күңелле чара булды ул. Сабыйлар күңелен, әти-әниләр кәефен күтәреп Яңа ел бүләге ясаучыларга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев