Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сара Садыйкованы искә алдык

Май башында Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Бибисара моңнары" дигән җырлар китабына презентация- концерт булып узды. Әлеге концертка мин дә чакырулы идем, Сара Садыйковага булган тирән мәхәббәтне тоеп, сөенеп утырдым. Концертлар залы шыгрым тулы. Моң чишмәсенә Сара апаны хөрмәт иткән кешеләр җыелган. Алар арасында кемнәр генә юк: шагыйрьләр,...

Май башында Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Бибисара моңнары" дигән җырлар китабына презентация- концерт булып узды.
Әлеге концертка мин дә чакырулы идем, Сара Садыйковага булган тирән мәхәббәтне тоеп, сөенеп утырдым.
Концертлар залы шыгрым тулы. Моң чишмәсенә Сара апаны хөрмәт иткән кешеләр җыелган. Алар арасында кемнәр генә юк: шагыйрьләр, артистлар, депутатлар, гади халык. Трибуна янына басып Сара апа һәм аның үлмәс җырлары турында фикерләрен әйттеләр. Презентацияне Сара апаның кызы Әлфия Айдарская алып барды. Дүрт сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтеп китте.
Әлфия Айдарская әнисенең архивта моңаеп яткан, моңарчы ишетелмәгән җырларын бөртекләп җыйган. Җыентыкта андый җырлар - 143. 336 битле бу китап игелекле кешеләрнең матди һәм рухи ярдәме белән дөнья күргән. Әлеге китапның тиражы - 1000 данә.
Әлфия дә әнисе кебек шат күңелле, юморга бай, эчкерсез, сизгер күңелле икән. Әнисенә булган хөрмәте һәркемдә соклану тудыргандыр дип уйлыйм.
- Тормышта үзем күргән газапларны онытырга мин риза. Әмма әниемнекен мин берничек тә оныта алмыйм. Аңа минем дә кадер-хөрмәтем җитмәгәндер кебек тоела, җаным әрни. Бу хезмәтләрем шул җитмәүчелекне тутырыр өчен булсын, - дигән сүзләре мине тетрәндерде, аңа мәхәббәтем артты.
Әлфия Айдарская бу кичәдә чәчәкләргә күмелде, бик җылы сүзләр ишетте. Алда да аны шундый шатлыклы көннәр көтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев