“Щелкунчик” – укучыларга бүләк
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында балалар өчен район "Чыршы бәйрәме" булып узды. Әлеге бәйрәм чарасына район мәктәпләренең иң-иңнәре - "бишле" билгеләренә генә укучылар, олимпиадаларда призлы урыннар алучылар, төрле спорт чараларында катнашып үз мәктәпләренең данын яклаучылар, зур җиңүләргә ирешүчеләр - барлыгы 120 укучы чакырылган иде. Алар арасында әле...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында балалар өчен район "Чыршы бәйрәме" булып узды.
Әлеге бәйрәм чарасына район мәктәпләренең иң-иңнәре - "бишле" билгеләренә генә укучылар, олимпиадаларда призлы урыннар алучылар, төрле спорт чараларында катнашып үз мәктәпләренең данын яклаучылар, зур җиңүләргә ирешүчеләр - барлыгы 120 укучы чакырылган иде. Алар арасында әле күптән түгел генә мавыктыргыч белем дөньясына аяк басканнары да, инде зуррак сыйныфларда белем алучылар да бар иде.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасын үзәкнең өстәмә белем бирү педагогы Лилия Әхмәтова үзенең нәни ярдәмчеләре белән алып барды. Сәхнәдәге тамаша барышында Яңа эт елы узган Әтәч елын алыштырды, укучыларны Кыш бабай белән Кар кызы котлап, бүләкләрен тапшырды. Сәхнә түреннән бөркелгән бәйрәм рухы залдагыларны да чолгап алды, кәефне күтәрде.
Алдынгыларны бәйрәм белән котларга район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе дә килгән иде. Ул укучыларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде - киләчәктә дә сынатмыйча, яхшы билгеләренә генә укуларын теләде. Соңрак - Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасында белем алучы яшь артистлар тарафыннан куелган күренекле композитор Петр Чайковскийның данлыклы "Щелкунчик" балетын карап уздылар. Укучылар өчен чыннан да зур бүләк булды бу. Балет шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә тансык тамаша бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев