Сездәдер ул йөрәкнең иң олысы
Мәктәп... Укытучы... Бер-берсенә бәйле бу ике сүз безнең һәркайсыбыз өчен бик якын. Олы Мәңгәр мәктәбенең матур итеп бизәлгән залы. Рәт-рәт тезелгән урындыкларда - укучылар. Уң як кырыйда килгән кунаклар урын алган. Араларында шактый өлкән яшьтәгеләре дә, бераз яшьрәкләре дә бар. Һәркайсының күз карашында - күңел җылысы, бу һөнәр ияләренә генә...
Мәктәп... Укытучы... Бер-берсенә бәйле бу ике сүз безнең һәркайсыбыз өчен бик якын.
Олы Мәңгәр мәктәбенең матур итеп бизәлгән залы. Рәт-рәт тезелгән урындыкларда - укучылар. Уң як кырыйда килгән кунаклар урын алган. Араларында шактый өлкән яшьтәгеләре дә, бераз яшьрәкләре дә бар. Һәркайсының күз карашында - күңел җылысы, бу һөнәр ияләренә генә хас затлылык, яктылык. Әнә иң алдагы рәттә дүртенчедән алып укып бетергәнчегә кадәр сыйныф җитәкчебез булган Нәҗибә апа Әхмәтҗанова. Аның җиңел кулыннан безнең сыйныфны мәктәптә "Алма бөртекләре" дип йөрттеләр. Югалып калганда яклаучы, бераз абынып китсәк - сәбәбен табып, аклаучы Нәҗибә апабыз беребезгә дә җил-яңгыр тидерттермәде. Укытучы буларак та, гади кеше буларак та үрнәк иде ул безнең өчен. Илсия апа Шакирова, Илсур абый Шакиров, Резеда апа Нуриева, Фәһимә апа Абдуллина, Илсөя апа Хәбибуллина, Мөнирә апа Әхмәтова, Венера апа Нәҗмиева, Хәлимә апа Закирова, Гөлшат апа Мәхмутова, Рамилә апа Ягудина, шулай ук төрле сәбәпләр белән очрашуда катнаша алмаган башка укытучыларыбыз - һәркайсы вакытында балаларга белем бирүдә ару-талуны белми хезмәт куйган, хөрмәткә лаек укытучылар.
Бүген дә гаиләләрендә олы киңәшче, терәк булып, оныкларын тәрбияләүдә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп яши алар. Кызганыч, аралары гына елдан-ел сирәгәя. Хезмәттәшләре, күпләрнең яраткан укытучысы булган Гөлүсә апа Миннәхмәтованы да, аннан алдагы елларда бакыйлыкка күчкән башка укытучыларны да зур хөрмәт белән искә алып уздылар. Ул минутларда күңелләр мөлдерәмә тулган иде.
Ә менә мәктәп укучылары ике бәйрәм - Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан чакырылган кунаклар өчен бик матур итеп концерт әзерләгәннәр. Галиәсгәр Камалның "Беренче театр" спектакленнән күренеш белән башланып киткән тамаша, укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Аларны дәртле биюләр алыштырды. Уку елы башланганга бер ай гына булуга карамастан, вакытын табып , чын күңелдән әзерләнгәннәр балалар. Мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина белән аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рүзилә Фәттахованың залда утырган өлкән укытучыларга һәм хезмәттәшләренә багышлап "Укытучым" җырын башкаруы берәүне дә битараф калдырмады. Бу минутларда һәркем үзенең яраткан укытучыларын күз алдыннан үткәргәндер.
Соңыннан өлкән уытучылар бүгенге көндә биредә белем биргән укытучылар белән бергәләп чәй табыны артында озаклап сөйләшеп, аралаштылар. Җылы сүзләрдән, күрсәткән хөрмәттән һәркайсының күңеле шат иде. Аларны очраштырып, матур бәйрәм чарасы әзерләгән мәктәп коллективына да бик рәхмәтле булды алар. Адәм баласына әллә ни күп кирәкми- кайчагында бер җылы караш, күңелгә якын сүз дә җитә. Кадерләсәң кешене - кадерләрләр үзеңне дип, бер дә белми әйтмәгән борынгылар. Бүген бу мәктәптә белем бирүчеләр үзләре дә киләчәктә кадер- хөрмәт күрсен иде дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев