14 октябрь 2017 яңалыклары
-
Биектау районында өч автомобиль бәрелешү сәбәпле, трассага 200 литр ягулык түгелгән
М7 трассасының 807нче чакрымында "ГАЗель", "Рено Логан" җиңел машинасы һәм "Даф" фурасы бәрелгән.
-
Волейболчы егетләр - Алексеевскида
12-15 октябрь көннәрендә Алексевкий районында 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә волейбол чемпионат ы уза. Кече шәһәрләр һәм авыл командалары арасында узучы бәйгедә барлыгы 18 команда катнаша. Алар арасында Әтнә спорт мәктәбенең воллейбол түгәрәгенә йөрүче егетләрдән торган команда да бар. Тренерлары - Илдар Әхмәтов. Уңышлар телик аларга!
-
«Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге»
"Әтнә таңы" газетасына 2018 елның I яртыеллыгына язылу дәвам итә. 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге» уза. Әлеге декада вакытында газетага ярты елга язылу бәясе 603 сум 96 тиен, бер елга 1206 сум 94 тиен булачак.
-
Халык өчен уңайлы
Берәр төрле социаль ярдәмгә кагылышлы дәүләт хезмәте аша электрон гариза язган һәркем ЕСИА дигән сүзтезмә белән очрашмый калмый. Нәрсә соң ул ЕСИА? Аудентификацияләүнең бердәм мәгълүмати системасы дип тәрҗемә ителгән система ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта, әлеге система төрле катлам кулланучыларның дәүләт , муниципаль һәм бүтән төрле мәгълүмати системаларга чыгу...
-
Тугыз елда – 100 тонна!
Әтнә сөте 2008 елдан бирле нәкъ шуның кадәргә артты. Уникаль күренеш бу, Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә мондый дәрәҗәгә ирешүче юк. Өстәлдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 2008 елның 15 октябренә биргән оператив мәгълүматлары ята. Анда бер сыердан тәүлеклек саткан сөт буенча районыбыз алтынчы урында: уртача 12,7 килограмм тәшкил итә. Факттагы...
-
Агач утырттылар
Балалар оешмалары советы форумында кабул ителгән карар пунктларының берсендә район территориясендә агач утырту да каралган иде. "Шул нигездә "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәге белән Олы Әтнә мәктәбе арасындагы буш мәйданга 60 төп агач утырттык", - диде яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев. Үсентеләрне буе белән - 5 рәттә,...
-
Йорт территориясен чистарту
Без барыбыз да 2015 елның апрель аенда Хакасия Республикасында килеп чыккан янгыннар турында хәбәрдар. Ике еллап вакыт узса да, әле дә исегездәдер. Ул вакытта янгын белән эш иткәндә кеше саксызлыгы аркасында 31 кеше һәлак булды, 1200дән артык йорт янды һәм йөзләрчә кеше тән җәрәхәте алды. Коры үлән бик тиз янучан...
-
Сезне көтәләр, егетләр!
Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын "Эшче көч кайта", - дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер заманалар үзгәрде,...
-
В аэропорту «Казань» приземлился самолет с делегацией XIX Всемирного фестиваля молодежи и студентов
В течение трех дней столица Татарстана будет принимать молодых ученых, волонтеров, танцоров, певцов и спортсменов из 48 стран мира. (Казань, 14 октября, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Сегодня в 9.40 по Москве в Международном аэропорту «Казань» приземлился самолет с делегацией XIX Всемирного фестиваля молодежи и студентов, основная площадка которого будет работать в...
-
Олы Мәңгәрдән Иске Кишеткә юл салына
Олы Мәңгәр авылының Арчага бара торган башыннан Иске Кишет авылына таба юл сала башладылар. Аның нинди булачагын күзаллау кыен түгел. Бары тик Комыргуҗа - Иске Җөлби юлына күз салу да җитә! 4,5 километр озынлыктагы ялт иткән юл булачак ул. Юлны төзетүче, ягъни генераль подрядчигы - "Татавтодор" оешмасы. Бүгенге көндә дә...
-
Сездәдер ул йөрәкнең иң олысы
Мәктәп... Укытучы... Бер-берсенә бәйле бу ике сүз безнең һәркайсыбыз өчен бик якын. Олы Мәңгәр мәктәбенең матур итеп бизәлгән залы. Рәт-рәт тезелгән урындыкларда - укучылар. Уң як кырыйда килгән кунаклар урын алган. Араларында шактый өлкән яшьтәгеләре дә, бераз яшьрәкләре дә бар. Һәркайсының күз карашында - күңел җылысы, бу һөнәр ияләренә генә...
-
Бәйге дәвам итә
Полиция хезмәткәрләренә карата халыкта ышанычны арттыру, җәмгыятьтә бу һөнәр ияләре эшчәнлегенә уңай фикер тудыру максатыннан чыгып, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан " Халык участковые" ("Народный участковый") бәйгесе игълан ителгән иде. Аның икенче этабы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) 7-16 октябрь көннәрендә уза. Тавыш бирү өчен "Народный участковый-2017" мәгълүмати...
-
1 укытучыга 4 укучы
Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбызда 5 урта, 7 төп һәм 1 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы эшли. Алардан тыш, укучылар 7 филиалда белем алалар. Барлык мәктәпләрдәге укучы балалар саны - 1133. Аларга 272 укытучы белем бирә. Уртача алсак, 1 укытучыга 4 укучы туры килә дигән сүз бу.
-
Олимпиадалар дәвам итә
Бүгенге көндә мәктәп укучылары арасындагы Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турлары бара. "Әлегә бар да уңай, укучылар 10 фәннән олимпиада сынауларын уңышлы үттеләр. Ә төгәл нәтиҗәләр белән соңрак таныштырырбыз", - дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегеннән.
-
Өч тәүлеккә арест
Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада район юлларында барлыгы 46 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасыннан алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча руль артына утырган, биш йөртүче техник яктан төзексез транспорт чарасын "иярләгән", дүртесе документларын өйдә онытып калдырган, алтау - страховой полиссыз юлга чыккан, дүрт машинаның...