Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч тәүлеккә арест

Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада район юлларында барлыгы 46 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасыннан алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча руль артына утырган, биш йөртүче техник яктан төзексез транспорт чарасын "иярләгән", дүртесе документларын өйдә онытып калдырган, алтау - страховой полиссыз юлга чыккан, дүрт машинаның...

Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада район юлларында барлыгы 46 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шулар арасыннан алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча руль артына утырган, биш йөртүче техник яктан төзексез транспорт чарасын "иярләгән", дүртесе документларын өйдә онытып калдырган, алтау - страховой полиссыз юлга чыккан, дүрт машинаның номерлары пычрак булган, берәү тонировкалы машинада йөргән. Тахографы булмаган автобус йөртүчесенә 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, юридик зат та җаваплылыкка тартылачак. Инвалидлар урынына машинасын куйган йөртүчегә - биш мең, тукталышка машинасын куючыга - бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган иптәшкә протокол төзелеп, өч тәүлеккә арест билгеләнгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләргә таныклыкларын вакытында китереп тапшырырга киңәш итә. Андыйлар районда - берәү. Вакыт тапшырган көннән генә бара башлый, шуны истә тотыгыз. Штрафларны да вакытында түләү кирәк. Кичке вакытта җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булу аеруча мөһим. Штрафлар турында хәбәрләр электрон почтагызга килеп торсын дисәгез, электрон рассылка турында онытмагыз. Аның өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп, гариза язарга кирәк.

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев