Халык өчен уңайлы
Берәр төрле социаль ярдәмгә кагылышлы дәүләт хезмәте аша электрон гариза язган һәркем ЕСИА дигән сүзтезмә белән очрашмый калмый. Нәрсә соң ул ЕСИА? Аудентификацияләүнең бердәм мәгълүмати системасы дип тәрҗемә ителгән система ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта, әлеге система төрле катлам кулланучыларның дәүләт , муниципаль һәм бүтән төрле мәгълүмати системаларга чыгу...
Берәр төрле социаль ярдәмгә кагылышлы дәүләт хезмәте аша электрон гариза язган һәркем ЕСИА дигән сүзтезмә белән очрашмый калмый.
Нәрсә соң ул ЕСИА? Аудентификацияләүнең бердәм мәгълүмати системасы дип тәрҗемә ителгән система ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта, әлеге система төрле катлам кулланучыларның дәүләт , муниципаль һәм бүтән төрле мәгълүмати системаларга чыгу юлын тәэмин итә. Аның төп функциясе - кулланучыга бердәм теркәү язмасыннан файдалану мөмкинлеге тудыру. ЕСИА да теркәлү - бердәм теркәлү язмасы булдыру дигән сүз, бу исә теге яисә бу дәүләт мәгълүмат системасына бер тапкыр теркәлеп кергәннән соң, бүтән системаларга кергәндә инде яңадан пароль һәм логин җыю кирәк булмый дигәнне аңлата. Бу исә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына кергәндә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, ФНС, Пенсия фондының шәхси кабинетларына кергәндә бик кулай.
ЕСИАда теркәлүнең уңай яклары:
- тәүлекнең теләсә- кайсы вакытында, хәтта төнлә дә гариза бирә алу мөмкинлеге;
- төрле ведомстволарга йөреп, вакытны бушка сарыф итмәү;
- документларның тулы комплектын җыю проблемасыннан азат булу;
- электрон гаризаның юлларын тутырганда ярдәм;
- электрон рәвештә күптөрле хезмәтләрдән файдалану;
- электрон хезмәт нәтиҗәләреннән күптапкыр файдалану мөмкинлеге.
Әлеге порталның электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү шартларында төп максатлары - административ барьерларны киметү, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфат дәрәҗәсен арттыру, дәүләт хезмәте күрсәтү процедурасын җиңеләйтү һәм тизләтү, гражданнарга хезмәт күрсәтүдә бердәм стандартлар кертү. Хәзерге вакытта Портал эшчәнлегенең социаль, идарә итү, һәм икътисади яктан эффектлылыгын ачыклау эше алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев