Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйге дәвам итә

Полиция хезмәткәрләренә карата халыкта ышанычны арттыру, җәмгыятьтә бу һөнәр ияләре эшчәнлегенә уңай фикер тудыру максатыннан чыгып, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан " Халык участковые" ("Народный участковый") бәйгесе игълан ителгән иде. Аның икенче этабы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) 7-16 октябрь көннәрендә уза. Тавыш бирү өчен "Народный участковый-2017" мәгълүмати...

Полиция хезмәткәрләренә карата халыкта ышанычны арттыру, җәмгыятьтә бу һөнәр ияләре эшчәнлегенә уңай фикер тудыру максатыннан чыгып, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан " Халык участковые" ("Народный участковый") бәйгесе игълан ителгән иде. Аның икенче этабы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) 7-16 октябрь көннәрендә уза. Тавыш бирү өчен "Народный участковый-2017" мәгълүмати хәбәрен яисә "Народный участковый" баннерын эзләп табарга кирәк. Әлеге биткә кергәннән соң, анда бәйгедә катнашучы участок инспекторларының исемлеген күрергә мөмкин. Тавыш бирү өчен сайлаган участок инспекторының фотосына һәм "тавыш бирү"("голосовать") сүзенә басарга кирәк. Әлеге бәйгедә Әтнә районы Эчке эшләр бүлегеннән полиция майоры Сабиров Фәнил Фәрит улы катнаша. Райондашыбыз өчен тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев