Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йорт территориясен чистарту

Без барыбыз да 2015 елның апрель аенда Хакасия Республикасында килеп чыккан янгыннар турында хәбәрдар. Ике еллап вакыт узса да, әле дә исегездәдер. Ул вакытта янгын белән эш иткәндә кеше саксызлыгы аркасында 31 кеше һәлак булды, 1200дән артык йорт янды һәм йөзләрчә кеше тән җәрәхәте алды. Коры үлән бик тиз янучан...

Без барыбыз да 2015 елның апрель аенда Хакасия Республикасында килеп чыккан янгыннар турында хәбәрдар. Ике еллап вакыт узса да, әле дә исегездәдер.
Ул вакытта янгын белән эш иткәндә кеше саксызлыгы аркасында 31 кеше һәлак булды, 1200дән артык йорт янды һәм йөзләрчә кеше тән җәрәхәте алды. Коры үлән бик тиз янучан булу сәбәпле ялкын тиз тарала һәм узенең юлында бар нәрсәне юкка чыгара. Күптән тугел, агымдагы елның 22-23 августында Волгоград өлкәсендә шундый янгын очрагы булды. Янгын барысы 12 мең гектар җирне биләде.Ялкын 600 мең халык яшәгән 43 торак пунктка куркыныч тудырды. Янгын аркасында ике шәһәр округына, дүрт муниципаль районга, сигез авыл җирлегенә зур зыян килде, 94 йорт янып бетте, 46 гаилә зыян курде, ике кешенең гомере өзелде.
Болар барысы да безне уйланырга мәҗбүр итә! Кирәкме соң болай янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләренә җиңел карарга? Әлбәттә юк! Шуңа күрә сездән кипкән үләнне яндырмавыгызны, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен теләсә кая ташлап калдырмагызны сорыйбыз. Яз көне коры үлән яндыру сәбәпле килеп чыккан янгын очракларын булдырмау максатыннан, көздән үк йорт, бакча территория­ләрендә үскән үләнне чабып түгәргә, йорт тирәсен көнкүреш калдыкларыннан арындырырга, бакчаларда яшелчәләрне җыйганнан соң калган чүп-чарны җыеп түгәргә киңәш итәбез. Бу эшләрне бары тик чүп полигонына түгү юлы белән генә башкарырга кирәк, чүп-чарны, коры үләнне яндырырга ярамавын исегездән чыгармагыз!
Исегездә тотыгыз, янгын бик куркыныч күренеш! Үзегезне һәм үз йортыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев