Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугыз елда – 100 тонна!

Әтнә сөте 2008 елдан бирле нәкъ шуның кадәргә артты. Уникаль күренеш бу, Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә мондый дәрәҗәгә ирешүче юк. Өстәлдә Татарстан авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының 2008 елның 15 октябренә биргән опе­ратив мәгълүматлары ята. Анда бер сыердан тәүлеклек саткан сөт буенча районыбыз алтынчы урында: уртача 12,7 килограмм тәшкил итә. Факттагы...

Әтнә сөте 2008 елдан бирле нәкъ шуның кадәргә артты.
Уникаль күренеш бу, Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә мондый дәрәҗәгә ирешүче юк.
Өстәлдә Татарстан авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының 2008 елның 15 октябренә биргән опе­ратив мәгълүматлары ята. Анда бер сыердан тәүлеклек саткан сөт буенча районыбыз алтынчы урында: уртача 12,7 килограмм тәшкил итә. Факттагы савым буенча тугызынчы урында ук - бер сыердан тәүлеклек уртача савым 12,8 килограмм булган. Балтач, Әлки, Яшел Үзән, Нурлат, Буа, хәтта Актаныш, Саба, Теләче районнарында да бер сыердан бездән күбрәк савым алганнар.
Сер түгел, акчаның төп чыганагы тулай савымга бәйле. Тугыз ел элек Әтнәне бу күрсәткечләре белән узучылар шактый булган. Биш район 100 тоннадан артык тәүлеклек тулай савымга ирешкән, тик алар арасында Әтнәбез юк. Әтнәдә тәүлеклек тулай савым 73,7 тонна тәшкил иткән. Бу республиканың авыл хуҗалыгы белән бәйле 43 районы арасында унөченче күрсәткеч.
Шуннан соңгы елларга күз салыйк: Әтнә терлекчелеге тамырдан үзгәреш кичерде. Терлекләрне тәрбияләү, ашату ысуллары, фермадагы торак­лар бөтенләй башкачага үзгәрде. Район хакимия­те бу үзгәрешләрнең башында торды. Күзаллап карагыз әле - терлекчелектәге шартлар элек ничек иде дә, хәзер нинди!? Ул уңай үзгәреш­ләрне саннар белән дәлилләп ныгыту урынлы булыр. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бүгенге оператив саннарга карыйк.
2017 елның сентябрь ахырында тугыз районда тәүлеклек савым 100 тоннадан артык. Ә Кукмарада 200 тоннаны ук узып китте. Шөкер, безнең Әтнә дә алар арасында. Алай гына түгел, тәүлеклек савымны 168 тоннага җиткереп (җәй айларында күбрәк иде, әлбәттә), Татарстанда 3нче урында ныгыды. Бу тугыз ел элеккедән 100 тоннага диярлек артык! Күзалласаң, искитәрлек нәтиҗә! Бездән күбрәк Кукмара һәм Балтач районнарында гына савалар. Монда республика "сөт казаны"нда район өлешенең ел саен арта баруын ассызыклау дөрес булыр. Әлегә ул былтыргыдан 22 тоннага артык.
Хәзер бер сыердан алган тәүлеклек уртача савым күрсәткечен тугыз ел элеккесе белән чагыштырып үтик. Башка районнар алдында күпмедер дәрәҗәдә уңайсыз да хәтта, бу елларда Әтнәдә бер сыердан тәүлеклек савым 2 тапкырга диярлек арткан. Дөресрәге, 187 % тәшкил итә.
Тагын бер күрсәткечне карап үтик. 2008 елның 15 октябрендә Татарстанда җитештерелгән барлык сөтнең 2,56 проценты Әтнә өлеше булган. Бүгенге көндә бу сан 5 процентка җиткән. Артабыз, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев