Сезне көтәләр, егетләр!
Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын "Эшче көч кайта", - дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер заманалар үзгәрде,...
Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган.
Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын "Эшче көч кайта", - дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер заманалар үзгәрде, "эшсезлек" алдан атлый башлады. Армияне дә узган, хәтта югары белемгә дә ия егетләребез үзенә кулай эш таба алмый гаҗизләнеп, кемгәдер көнлек хезмәткә ялланып эшләргә мәҗбүр.
Бу темага Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән еш кагылырга туры килә. Алмаз Әгъзәм улы да борчыла яшьләрнең киләчәге өчен. Егетләрне озаткан көнне дә сөйләшү үзеннән үзе шул юнәлешкә кереп китте.
- Теләге булган ир-егетләргә эшле, тораклы булу юлы бар. Гаиләләре белән дә китә алалар, - диде ул. - Болар контракт буенча хезмәт итүчеләргә кагыла.
Хәрби кеше булу малайларның кечкенәдән килгән хыялы. Димәк, ул хыялны теләгән һәркем тормышка ашыра ала?
- Әлбәттә. Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә армиягә алынмаган егетләрне дә контракт буенча хезмәт итәргә чакырып калабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле армиягә алынмаганнар да теләк белдерә ала, андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр фәкать полициядә исәптә тормаска тиеш, махсус белеме булу да мәҗбүри түгел. Белем дигәннән, контрактчыларның мондый контенгенты да бар: югары яки махсус урта белемгә ия булучылар солдатка чакырылу урынына контракт белән китә ала. Бу очракта уңай яклары - әйтик, егетләр хезмәт иткән чорда акча эшли, киләчәгенә мая туплый, өстәвенә биредә яшәүче әти-әнисенә булыша ала, аннан алар казармаларда түгел, тулай торак яки фатирларда (чыгымнарын хөкүмәт күтәрә) яши. Бу юнәлеш буенча өч егет китәргә әзерләнә.
- Гомумән, контракт белән хезмәт итүнең өстенлекле яклары нидә?
- Һәр контрактчы хәрбигә түбәндәгеләр гарантияләнгән: торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек (аерым категория хәрбиләр өчен) һәм махсус кием белән тәэмин итү, юлда бушка йөрү (командировкаларга, чираттагы ялны уздырырга барган юл чыгымнары), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек (20 һәм аннан да күбрәк еллар эшләсә), тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү. Торак белән тәэмин итүгә килгәндә, хәрби 20 ел хезмәт итә икән (кайбер очракларда 10 ел да булырга мөмкин), аңа үзе теләгән җирдән даими яшәү өчен торак бирелә. Тиешле ул елларны да көтмичә ипотека ярдәмендә тораклы була ала. 6 елдан артык эшләсә, кредит алып торакны акчага да сатып алу мөмкинлеге бар. Бу очракта банкка залогка шул алган торак салына. Мондый мөмкинлек тә бар: контракт белән хезмәт итүченең счетына ел саен билгеле күләмдә акча күчерелә. Өч ел дәвамында бу программада катнашучы хәрби банктан кредит алып Россиянең үзе теләгән почмагыннан үзенә торак сатып ала ала. Алган кредитын үзе түгел, РФ Кораллы көчләр министрлыгы каплый.
Гаилә корганнар өчен дә уңайлы яклары күп. Хезмәт итүче килеп урнашкан гарнизонда тормыш иптәшенә дә эш табыла. Балаларын урнаштырырга борчыласы юк - балалар бакчасы, мәктәпләр эшли. Ә туган яктан гаиләне алып киткән очракта, әйберләрне озату өчен бушлай контейнер бирелә. Гаилә әгъзаларына юл чыгымнарын хөкүмәт күтәрә. Контракт белән хезмәт итүчеләрнең тагын бер өстенлеге - алар хәрби ипотекага дәгъва кыла ала.
Ә хезмәт хакларына килгәндә, Алмаз Әгъзәм улы күңелне күтәрә торган саннар әйтте. Алар түбәндәгечә:
Беренчесе - тариф разряды буенча хәрбиләрнең оклады:
1нче тариф разряды өчен 10000 сумнан башланып, 7нче тариф разрядына кадәр һәр разряд өчен берәр мең сум артып бара, 8нче разрядка 17500, 9нчыга 18000 сум түләнә.
2. Хәрби дәрәҗә буенча оклад:
Рядовой солдатныкы 5000 сум, ефрейторга 5500 сум, кече сержантка 6000 сум. сержантка 6500 сум, өлкән сержантка 7000 сум, старшинага 7500 сум түлиләр. Моннан тыш 2 елдан 5 елга кадәр 10 %, 5тән 10 елга 15 %, 10нан 15 кә кадәр 20 %, 15тән 20 елга кадәр эшләгәннәргә 25 %, 20дән 25 елга кадәр 30 %, 25 ел һәм аннан да күбрәк эшләгәннәр өчен 40% өстәмәләр каралган. Квалификация класслары өчен дә өстәмәләр бар: өченче класска 5 %, икенче класска 10 %, беренче класска 20 %, осталык классына 30 % түләнә. Өстәмәләр моның белән генә бетми, дәүләт серен саклый торган мәгълүматлар белән эш итүче хәрбиләр окладының 65 %ын, ә аерым шартларда хезмәт итүчеләр, тыныч яшәештә дә тормыш өчен куркыныч булган адым белән бәйле йөкләмәләрне үтәүчеләр, шулай ук хезмәттә аерым уңышларга ирешкәннәр 100 %ка кадәр хәрбиләр окладына өстәмә акча алачак. Үзләренә бирелгән йөкләмәләрне намус белән үтәгәннәргә 25 % премия түләнә. Һәр хезмәт итүчегә ел саен бер оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә, РФ Кораллы көчләр министрлыгының 1010 номерлы приказы нигезендә 100000 сумга кадәр ел саен премия каралган. Төньяк чигендә һәм шуңа тиң булган башка җирләрдә, шулай ук климат шартлары һәм экология яхшы булмаган, ерак җирләрдә, таулы районнарда, далада һәм сусыз урыннарда хезмәт итүче хәрбиләргә коэффициент һәм өстәмәләрне исәпкә алган суммалар түләнә.
Бу язманы дикъкать белән укып чыккан яшьләр уйлансын иде. Бер карарга килгәч, иң беренче эш итеп Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка барырга кирәк. Әйдәгез, егетләр, тәвәккәл таш яра! Уң сәгатьләрдә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев